30 июль 2018 яңалыклары
-
Татарстан спортчылары Россия җыелмасында Го буенча Европа чемпионнары булды
Нәҗмединов исемендәге шахмат мәктәбе укучылары һәм мәктәпне тәмамлаучылар Италиядә узган Го буенча Европа чемпионатында җиңде.
-
Башкортстанда каен себеркесен суыткычта саклыйлар
Суыткычта сакланган себерке кыш көне җәйгесеннән һич тә аерылмый, ди балтачлылар.
-
Төркиянең Хәйриячелек оешмалары корбан итен дистәләчә ил кешеләренә бүләргә әзерләнә
Төркиянең Кызыл Ярымай җәмгыяте 2007 елдан башлап һәр елны корбан итен чит илләрдә дә тарата.
-
Туган көненә Салават коттедж бүләк иткән Гүзәлем бу көнне кемнәр белән уздыра? [фото]
Бүген җырчы Гүзәлемнең туган көне. Аның тормыш иптәше Салават Миңнеханов Инстаграмда артистканың бу бәйрәм көнен ятимнәр белән бергә үткәрүен язып куйган. “Гүзәлем белән горурланам! Бу бәйрәмне оештырудан ярдәм күрсәткәннәре өчен барлык дусларыбызга бик зур рәхмәт!” дип яза ул.
-
Татарстан дин әһелләре ГТО нормативларын тапшыруны дәвам итә
ГТО нормативларын тапшыруда башкалабызның 22 яшьтән алып 70 яшькә кадәрге 60тан артык имамы катнашачак.
-
"Яшьлек" лагеренда хәрби-диңгез флоты көне
28 июль көнне лагерда хәрби-диңгез флоты көнен билгеләп үттеләр.
-
Выпечка с кунжутной начинкой
Рецепт.
-
Татарстанда поезд 13 яшьлек малайның аягын өзгән
Гадәттән тыш хәл «Волга» тимер юл станциясе янында булган.
-
Тубыл татар ансамбльләре сәүдә үзәгенә килүчеләрне татарча биеткән
Сәүдә үзәгендә "Җәйге моңнар" музыкаль сәгате узган.
-
И.Гыйльметдинов өлкән сыйныфларда да туган телләрне укытуга карата мөнәсәбәтен белдерде
Депутат балалар бакчаларында ук телләрне өйрәтүгә игътибар бирелергә тиеш, дип саный.
-
Сургут татар яшьләре кабат бергә ял итәргә җыена
Узган җыенда яшьләр уеннар оештырган, учакта аш пешергән, шашлык кыздырган, учак янында җырлар җырлаган.
-
Кояш кызы Ләйсән Сабадагы "Шатлык" балалар бакчасында кунакта
Зөлфәт Галимов видеорепортажы.
-
Элвин Грей травматик коралдан атып, иҗатын хөрмәт итүчеләрне гаҗәпкә калдырды
Видеодан күренгәнчә, җырчы үз дуслары компаниясендә күңел ача, травматик пистолеттан һавага ата һәм «Бүген егетләрнең бәйрәме!» дип кычкыра.
-
И.Гыйльметдинов телләрне укыту мәсьәләсендә борчылган һәркемгә тынычланырга киңәш итте
Дәүләт Думасы депутаты закон проекты буенча дөрес карарга ирешелде дип саный.
-
Чаллы кешесен интим-агентлык оештырганы һәм фахишәне үтергәне өчен 19 елга хөкем иткәннәр
Илнур Исламов секс-хезмәтләр агентлыгын оештырган, анда 20гә якын кыз эшләгән.