Узган җыенда яшьләр уеннар оештырган, учакта аш пешергән, шашлык кыздырган, учак янында җырлар җырлаган.
Сургут татар яшьләре кабат күмәкләшеп ял итәргә җыена. Бу хакта Сургут татар яшьләре берлеге хәбәр итә.
Яшьләр 18 август көнне җыелырга планлаштыра. Узган җыеннары 23 июльдә булган. Яшьләр уеннар оештырган, учакта аш пешергән, шашлык кыздырган, учак янында җырлар җырлаган.
Мондый чараларны татар яшьләре ел саен үткәрә, диелә хәбәрдә.
Фото: соцчелтәр
https://tatar-inform.tatar
Нет комментариев