31 июль 2015 яңалыклары
-
Татарстанның җырларга яратучы ике полиция хезмәткәре Беренче каналга эләккән [+видео]
Татарстанның җырларга яратучы ике полиция хезмәткәре беренче каналда баручы "Время" тапшыруында күрсәткәннәр. "Youtube" сайтында бу видеоны щлегщ 180 меңнән артык кеше караган
-
Теләче районында төнге янгын: үзләре йортсыз, күршеләре мунчасыз калган [+фото]
Әлеге коточкыч хәл районның Тактамыш авылында булган. Янгын төнге сәгать икеләр тирәсендә чыккан. Беренчел фаразлар буенча, янгын Латыйповлар хуҗалыгындагы электр щитыннан чыккан булырга тиеш. Ялкын тиз арада йортны камап ала. Хуҗаларын уятып алып чыга алсалар да, йортны, каралты-кураларны инде саклап кала алмыйлар. Ялкын күрше йортка да сикерә. Бәхеткә, районның янгын...
-
Бакуга барганда Дилә Нигъмәтуллинаның багажы югалган [+фото]
Шушы көннәрдә танылган җырчы Дилә Нигъмәтуллина Бакудан кайтты. Әмма анда барганда җырчы күңелсез хәлгә юлыккан. "Гомеремдә беренче тапкыр багажым югалды. Ә минем бөтен әйберләрем шунда иде. Ярый әле җирле артистлар костюмнар белән ярдәм итте", дип уртаклашкан Дилә үзенең Instagram битендә.
-
Җиде бала анасы: “Йөрәк парәм үлем белән көрәшкәндә, ятим бала алам дип сүз бирдем” (+Фото)
Кайбыч районы Олы Кайбыч авылында 7 бала тәрбияләүче искиткеч ханым, баш хәрефтән язылырга хаклы күркәм АНА белән танышып кайттым. Дөресен әйтик, олы яшьтәге, тормыш авырлыгы баскан ханым белән очрашырга әзерләнгән идем. Ә Светлана Әүхәтшинаны күргәч, тел шартлаттым. Сөбханалла! 47не һич биреп булмый үзенә. Бер сәгать буе үзе белән әңгәмә корганнан...
-
"Башваткыч"та яңа алып баручы
Тапшыруның беренче алып баручысы Җәвит Шакировның "Башваткыч"тан китүе турында инде кыш көне үк имеш-мимешләр йөрде. Бу хакта аерым мәкалә дә язып чыктык. Хәтерләсәгез, ул вакытта Җәвит Шакиров концертларга өлгерә алмау сәбәбе белән тапшырудан үз теләге белән китергә ниятләгән иде. Яңа сезоннан "Башваткыч"та "Аулак өй" тапшыруының алып баручысы Зөлфәт Зиннуров эшләячәк....
-
Леонид Якубович бүген 70 яшьлек юбилеен каршылый
-
1991 елның 30 июлендә МММ финанс пирамида компаниясенең беренче рекламасы чыга
-
Бүген, 31 июль, система администраторы көне
-
Бала булгач, ирем бераз үзгәрерме дигән идем
"Алмазны бик яратып кияүгә чыктым. Аның матур теле, сөйкемле карашлары үзенә гашыйк иткәндер инде. Бәхетебезгә кеше көнләшерлек иде. Очрашып йөргәндә иремнең кайчак салгалаганына игътибар да итми идем. Ә яши башлагач, андый хәлләр ешая башлады. Кияүгә чыккан икән, түзеп яшәргә кирәк, дидем үз-үземә. Мине шулай тәрбияләделәр чөнки. Шулай итеп, улыбыз туды....
-
Чәчкә: «18 яшьлек егетнең башын әйләндерермен дип уйламаган да идем...»
Җырчы Чәчкә - Лилия Габделхакова быел зур сәхнәдә җырлый башлавына 10 еллык юбилеен билгеләп үтәргә җыена, үзе исә 30 яшен тутырды. Иҗат юлын очраклы гына сайлап, бар нәрсәгә дә үз көче белән ирешкән һәм үзенә бай репертуар туплаган, тамашачысын булдырган әлеге яшь ханым безгә дә кайбер серләрен ачты. «Клибымны әбиемә...
-
Казанда элиталы лицей директоры ришвәт алганда тотылды
Полиция Казанның 121 нче номерлы лицей директоры Венера Хәйретдинованы тоткарлады. Ул баланы белем йортына укырга кертү өчен зур күләмдә ришвәт алуда шикләнелә. Хокук органнарында хәбәр итүләренчә, шушы көннәрдә Хәйретдинова үз бүлмәсендә лицейның булачак укучыларының берсенең әти-әнисе белән сөйләшә. Бала ышанычлы рәвештә лицейга социаль-икътисади сыйныфка алынсын өчен, директор 275 мең сум...
-
Авылларда борынгы сирәк китаплар барлана
Татарстан Республикасы Милли китапханәнең сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге җитәкчесе Айрат Заһидуллин һәм әлеге бүлек хезмәткәре, Голәмәләр шурасы әгъзасы, Казанның Әмәт бистәсе имам-хатыйбы Равил хәзрәт Бикбаев Мамадыш районына экспедициягә килделәр. Алар авыл кешеләрендә сакланган сирәк китапларны тикшерәләр, диелә ТРМДН хәбәрендә. Мамадышта беренче тапкыр килүләре, моңа кадәр Марий Эл Республикасында, Ульяновск,...
-
Татарстанга кече һәм урта бизнесны үстерүгә 272 млн сум субсидия
Татарстан "Икътисади үсеш һәм инновацион икътисад" дәүләт программасы кысаларында 272,8 млн сум акча алачак. Акчалар кече һәм урта бизнесны үстерү өчен тотылачак.
-
1,4 млрд сумлык автокредит бурычы
Россия регионнары арасында Татарстан әлеге бурыч күләме буенча 13 нче урында тора. Республика халкының вакытында түләнмәгән гомуми бурычы 1,4 млрд сумга җыелган. Топ-20 өлкә һәм шәһәрне үз эченә алган рейтингның беренче баскычында Мәскәү (6,5 млрд. сум), Мәскәү өлкәсе (6,2 млрд.), Санкт-Петербург (3 млрд.), Краснодар өлкәсе (2,4 млрд.) һәм Свердловск өлкәсе...
-
Татарстанлыларның аю белән очрашу очраклары арта [+видео]
Әлеге хәл Мурманск өлкәсендә булган. Ингозеро күле яр буенда ял итәргә туктаган Татарстан туристларына җирле аю бәйләнгән. Аю урман ягыннан көтмәгәндә килеп чыккан. Турыдан-туры палаткалары янына килә башлаган аю каршында туристлар югалып калмаган: тиз генә мотоцикл кабызып, шуның тавышына урман кунагын куркытырга булганнар. Бәхетләренә күрә, ниятләре тормышка ашкан - аю...