Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Татарстанга кече һәм урта бизнесны үстерүгә 272 млн сум субсидия

Татарстан "Икътисади үсеш һәм инновацион икътисад" дәүләт программасы кысаларында 272,8 млн сум акча алачак. Акчалар кече һәм урта бизнесны үстерү өчен тотылачак.

Сүз уңаенда, бу 18 төбәккә бүленгән субсидияләрнең иң зурысы.

2015 елның 25 июлендә кабул ителгән 1467нче карар бүген РФ Хөкүмәте сайтында урнаштырылган. Ул агымдагы елның 23 июлендә Хөкүмәт утырышында каралган һәм хупланган.

"Федерациянең 18 субъекты арасында 1,6 млрд сум күләмендә акча бүленде. Бу кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерүгә юнәлдерелгән федерация субъектларының дәүләт һәм муниципаль программаларга капитал салуны арттырачак. Бу финанс ярдәме күрсәтеләчәк кече һәм урта бизнес субъектлары даирәсен арттыруга ярдәм итәчәк", - диелгән карарга аңлатма язуында.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X