31 июль 2019 яңалыклары
-
ФАТИРЛЫ КЫЗГА КИЯҮ КИРӘКМЕ?
Авыл җирлекләрендә яртыеллык эшчәнлек буенча җыеннар башланды. Аларда халык җирлектәге проблемаларны күтәрә, үзен борчыган мәсьәләләр белән турыдан-туры район җитәкчеләренә мөрәҗәгать итә ала. Өченче көн авыл җыеннары Олы Шыңар һәм Тимершык авыл җирлекләрендә узды.
-
Россиядә 40 меңгә якын умарта оясы һәлак булган
Татарстанда, Алтай краенда һәм Ульяновск өлкәсендә умарталарны торгызуга дәүләт ярдәме чаралары эшләнелә, диделәр Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгында.
-
Саба районында җиңел машина белән бәрелешкән «Порше» юл читенә төшкән
Авариядә зыян күргән внедорожник йөртүчесен ашыгыч ярдәм машинасында хастаханәгә озаталар.
-
Соңгы биш елда Татарстанда 1704 ишегалды ремонтланды
"Безнең ишегалды» проекты буенча эшче төркем әгъзасы Ольга Воронова Казанның Яңа Савин районы ишегалларын капиталь ремонттан соң карап чыкты. Соңгы биш елда Татарстанда 1704 ишегалды ремонтланган. Аларны төзекләндерүгә 5,5 млрд. сум акча кертелгән. "Бердәм Россия» нең" Безнең ишегалды» дигән яңа программасы бу уңышлы тәҗрибәне Татарстанның барлык шәһәрләренә һәм җирлекләренә киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.
-
Россиядә инфляциянең 2020 ел башында 4 процентка кадәр кимүе фаразлана
Регулятор бәяләвенчә, агымдагы ел ахырына инфляция дәрәҗәсе уртача еллык күрсәткечтә 4,7 проценттан 4,3 процентка кадәр кимиячәк.
-
Экскурсия - “Туган ягым буйлап, тарих эзләрен барлап”
30 июль көнне Сабабаш авыл клуб мөдире, клуб берләшмәсенә йөрүче өлкәннәр һәм балалар өчен, Саба районының истәлекле урыннарында “Туган ягым буйлап, тарих эзләрен барлап” дип исемләнгән экскурсия оештырды.
-
Бүген салкын һәм яңгырлы булачак
Һава температурасы көндез +15...+17 градус җылы булачак.
-
Россиядә "ипотека каникулы" турындагы закон үз көченә керде
"Ипотека каникуллары" авыр тормыш хәлендә калган заемчыларга биреләчәк.
-
Юлларга тоталь контроль кертелә
Федераль әһәмияттәге “Мәскәү – Уфа”, ”Казан – Оренбург”, “Казан – Ульяновск” автомобиль юлларында барлык транспорт чараларының тизлегенә туктаусыз контрольлек итү системасы файдалануга кертелде.
-
Потенциаль куркыныч этләр исемлеге расланган
Исемлеккә 12 эт токымы кергән.
-
Теләче районында юл һәлакәтендә хатын-кызның гомере өзелгән
Узган атнада районда ике юл һәлакәте очрагы теркәлгән.
-
Всемирный день рейнджера
Всемирный день рейнджера (World Ranger Day), или День паркового рейнджера, отмечаемый ежегодно 31 июля, учрежден в 2007 году Международной федерацией рейнджеров (International Ranger Federation, IRF), чтобы отметить вклад парковых рейнджеров в охрану природы и почтить память погибших рейнджеров в ходе несения своей службы.