Саба таңнары

Сабинский район

18+
Дин

Дәшеп тора моңлы азан...

Быелгы ураза гаетен Пүкәл авылында каршыларга туры килде. Күңелдәге хис-кичерешләрем турында сезнең белән дә уртаклашам.

  Быелгы ураза гаетен  Пүкәл авылында каршыларга туры килде. Гаеттән соң коймак ашап, чәйләр эчкәннән соң сәгать унда, авыл мәчетенең җитәкчелеге балалар өчен бәйрәм чараларын башлап җибәрде. Авыл уртасындагы иркен мәйданда зур батут урнаштырганнар, башка уен мәйданчыкларын да ясап куйганнар. Эзмә авыл җирлегенә кергән биш-алты авылдан җыелып килгән балалар рәхәтләнеп уйнадылар, төрле уен чараларында катнашып, бүләкләрен дә алдылар. Теле ачылып та җитмәгән сабыйларның мәктәп яшендәге балалар белән бергә Коръән сүрәләре сөйләгәннәрен, бүләкләр алгач, аларның шатлыклы кыяфәттә калуларын күзәтеп утыру без -өлкәннәрнең күңеленә дә чиксез рәхәтлек бирде. Уеннарны оештыру клубы мөдире Роза ханым җитәкчелегендә башкарылды.

 Бу авылда яшәүче халык, китереп биргәнне генә көтеп утыра торганнардан түгел.2013-2015 еллар арасында уртак көч белән төзелгән мәчет тирә-якны ямьләндереп, азан яңгыратып, авылга нурын сибеп тора.

  Икенче Бөтендөнья Сугышында һәлак булган фронтовикларга багышлап куелган һәйкәлне дә, авыл халкы үз тырышлыгы белән башкарып чыга алды. Бу эшне оештырырга бик тырыш, булдыклы, сәләтле һәм гаделлек белән эш итә торган кешеләрнең булуы да кирәк. Авылда имам вазыйфасын башкаручы Шәйхетдин Мансуров, төзелеш эшләре белән идарә итүче, булдыклы эшмәкәр, хәйриячелек ярдәме күрсәтүче, авылның “старостасы” дәрәҗәсендәге Рәдиф Шәрипов, мәчет бинасын кирпечтән салучы һәм һәйкәл төзелешен барлыкка китерүдә катнашучы Фәнис Сафиуллин  нәкъ шундыйлардан. Бу һәйкәл шулай ук чит җирләрдә яшәүче авылдашлар, кайбер төзелеш оешмаларының һәм авылда яшәүчеләрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә барлыкка китерелгән хәзинә икәнен дә онытмасак кирәк. Аларның барысына Аллаһның рәхмәте барып ирешсен.

 Мәчет ачылганның беренче көненнән имам-хатыйб вазыйфасын башкаручы Мөдәрис хәзрәт Гыймранов- тырышлыгы, мәрхәмәтле булуы белән, авыл халкының олы хөрмәтен яулап алды. Ул төп вазыйфасыннан тыш балаларга дин-әхлак дәресләре дә алып бара. Күрше-тирә авыллардан да килүчеләр белән төркемдә 35ләп бала исәпләнә икән. Ураза гаетендә дә балалар өчен оештырылган бәйрәм чарасы да- Мөдәрис хәзрәтнең тырышлыгы нәтиҗәсе.

  2015 елдан башлап, авыл җирлеге оештырган сабантуйларыннан соң, чишмәле су буенда “Авыл бәйрәме” үткәрү гадәте дә барлыкка килде биредә. Бу чараларда да балалар өчен төрле бәйгеләр оештырылып, бүләкләр таратыла. Ул шулай ук мәчет имамлыгы һәм клуб мөдире Роза ханым тырышлыгы белән башкарыла. Авылда уздырыла торган мондый бәйрәм чаралары, авылның булдыклы эшмәкәре Рәдиф Шәрипов хәйриячелеге белән тәмле итеп пешерелгән пылаудан авыз итеп, чәй эчүләр белән уза. Гает бәйрәмендә дә шулай булды. Очрашу балалар өчен әзерләнгән мул табын артында сый- хөрмәт күрсәтү белән тәмамланды. Дәвамлы очрашулар булсын. Авылдан яңгыраган моңлы азан  һәркемне изгелеккә, иманга, бер-береңә мәрхәмәтле булырга дәшеп торсын. Иң мөһиме-күк йөзебез аяз булсын.

Рәфкать Ибраһим,

Казан шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев