Динен сатмаган, иманын саклаган...
Явлаштау авылы мәчетенең 100 еллыгы билгеләп үтелде
Әлеге мәчет районыбызда манарасы киселми калган иман йорты, ул республиканың «Мәдәни мираслар» исемлегенә кертелгән тарихи ядкарь булып исәпләнә.
Юбилейны явлаштаулылар мәдәният йортында зурлап билгеләп үттеләр. Тамашачыларның күбесе теге шомлы елларны мәчет манарасын кистермичә саклап калган буынның балалары, оныклары... Өлкән яшьтәгеләр янәшәсендә яшьләр дә күп күренә, читтән кайтучылар да бар. Чараны алып баручылар журналист Рәфидә Галимҗанова һәм Рәнис Галиев иң элек мәчетнең үткәне турында сөйләделәр һәм шул авыр чорларда да дингә тугры булып гомерләрен халыкны иманлы итүгә багышлаган авыл имамнарын искә алдылар.
Тарихка күз салсак, авылда мәчет революциягә кадәр, 1871 елда төзелгән булган. 1922-1925 елларда шул мәчет янында яшәүче Корбан исемле кеше хуҗалыгында янгын чыга. Җәй. Халык басуда, ут яшен тизлеге белән тарала. 25 йорт һәм мәчет күз йомганчы утлы күмергә әйләнә. Бу хәлләрдән соң, халык Чаллыда яшәүче Чистай ишаны Мөхәммәтхан Чиставига ярдәм сорап бара, ул һәр хуҗалыктан бүрәнә җыеп яңа мәчет салырга куша. Шуннан соң Аллаһ йорты яңадан төзелә башлый. Аның төзелешендә Габдерахман карт зур ярдәм күрсәткән. Әмма аны, кулак ярлыгы тагып, Владивостокка куалар. 1929-1931 еллар аралыгында берничә мәртәбә манараны кисәргә киләләр, әмма авыл халкы сәнәкләр һәм көрәкләр белән коралланып, кисүчеләргә каршы чыга һәм манараны саклап кала. Халыкның күмәкләшеп, үз көчләре белән булдырган әлеге иман йорты явлаштаулыларның көчен, бердәмлеген, татулыгын күрсәтүче изге урын булган. Ләкин совет заманында ул ябыла һәм бинасы дәүләт тарафыннан китапханә һәм клуб буларак файдалануга тапшырыла. 1973 елда авылда яңа мәдәният йорты ачылгач, әлеге бина бөтенләй “ятим” кала һәм озак еллар ябык торганлыктан, ташландык хәлгә килә. 1989-1992 елларда мәчет бинасы яңадан торгызыла, яңа ярым ай куела. Мәчетне торгызуда авыл халкы һәм ул вакытта авыл советы рәисе булып эшләгән Наил Фәйзуллин, колхоз рәисе Илдус Талипов күп көч куя. 1993 елда Наил Сәлахетдинов көче белән мәчеткә ремонт ясала һәм шушы көнгәчә ул авыл халкына тугры хезмәт итә. Соңгы вакытта намазга йөрүчеләр арасында яшьләрнең саны арта, бигрәк тә мәктәп яшендәге балалар мәчеткә теләп киләләр икән. 2012 елдан башлап, ул вакытларда авыл имамы вазифасын башкарган Илнур Файзрахманов, Кукмарадан Райнур Газизов һәм Инсаф Шөгаепов малайларга дини гыйлем үзләштерергә ярдәм итә. 2013 елдан башлап, хатын-кызларга да Саба үзәгеннән Рәсимә абыстай Рәхимова килеп намаз һәм Коръән уку нечкәлекләренә төшендерә. 2011 елның җәеннән башлап, мәчет каршында балалар өчен җәйге рухи сәламәтләндерү ял сәгатьләре оештырыла. “Мәчетнең бу юбилее авылдашларны тагын да берләштерде, бәйрәм үткәрү фикерен яшьләребез дә күтәреп алдылар, читтән финанс ярдәм күрсәтүчеләр дә булды, бу тагын бер кат халкыбызның бердәмлеген күрсәтте, – дип, чыгышын авылдашларына рәхмәт әйтүдән башлады мәчет имамы Инсаф хәзрәт Галимҗанов. –Имам эше җиңел түгел, түләнә торган хезмәт тә түгел. Аның әҗерен бу дөньяда гына да күреп бетермәбез. Дөрес, күңел төшкән вакытлар да була. Әмма халыкның изгелеккә омтылуы, яхшы эшләрдә берләшүе көч бирә. Мәчет эшләрен шулай бергә алып барабыз. Теләк шул - киләчәктә авылыбызда яшьләр калсын иде. Алар киткәч, авылыбыз бушый, динебез зәгыйфьләнә, ә без киләчәк буын өчен нәрсә калдырабыз? Нинди авыр чораларда да авыл халкы рәхәт тормыш эзләп чыгып китмәгән. Без дә шуны аңлап, туган төбәгебезгә тугры булып, динебезне саклап яшәсәк иде”, - диде ул. Явлаштаулыларны мәчет юбилее белән район башлыгы исеменнән башкарма комитет җитәкчесе Марат Кәримов котлады, Аллаһ йортын бүгенге көнгә кадәр шулай саклап килгәннәре, мәчетне, мәхәлләне кайгыртып яшәгәннәре өчен авыл халкына рәхмәтен җиткерде һәм Инсаф хәзрәткә затлы бүләк – мәчет диварына эләргә догалы шамаил бүләк итте.
Чараның тагын бер дәрәҗәле кунагы – ТР Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та үзенең чыгышын мәчетсез, манарасыз чорга туры килгән балачагын искә алудан башлады: “Совет чорында манарасы киселми калган мәчетле авыллар бик аз калган иде. 1974 елны әби белән бабайның апасын атка утыртып Кукмара районына кунакка алып бардым. Шунда Уразай авылы аша үтәсе иде. Юлыбыз манаралы мәчет яныннан уза. Шунда алар аттан төшеп бик озак дога кылып тордылар.
Бу манаралар да бетсә нишләрбез инде, дип елый-елый дога кылганнары һаман да күз алдымда тора. Сез дә менә шул манараны саклап калган батыр авылларның берсе. Пәйгамбәребез саләллаһү галәйһи вә сәлләм “Шундый заман килер- дин тоту-утлы күмер тоту белән бер булыр: тотсаң - пешерер, ташласаң сүнәр. Рәхмәт шул кешеләргә – динне башкаларга җиткерә алсалар” дигән. Менә әби-бабаларыбыз тыелган заманда да динебезне саклап кала алганнар. Инде без дә Аллаһ кушканнарны үтәп, динебезнең асылын матур итеп башкаларга, бигрәк тә балаларга җиткерик. Бүгенге заманда моның өчен барлык мөмкинлекләр бар”, - диде. Динебезне саклауда мәчетләребезнең әһәмиятен, Аллаһы юлында бердәмлек, гыйлем алу дәрәҗәсе турында Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Республиканың Төньяк төбәге казые, Теләче районы мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Фәлахиев, Кукмара районы мөхтәсибе Рәдиф хәзрәт Тимергалиев та сөйләделәр. Явлаштау мәчетендә озак еллар күрше районнан килеп дин дәресләре бирүче Кукмара мәдрәсәсе мөгаллиме Райнур хәзрәт Газизов та биредә укыта башлаган беренче елларын искә алды, дин үзләштерергә теләк белдерүче балаларның арта баруына ихлас шатлануын яшермәде. “Быел хаҗ сәфәреннән Кәгъбәтулланың япмасы - ике җәем кисвә алып кайттым. Берсен үзебезгә элеп куйдык. Икенчесе кемгә язды микән дип уйлап йөргәндә, Явлаштау мәчете күз алдына килде. Үземнең дә укытуым шуннан башланды бит... Менә бу нигъмәтне сезгә алып килдем”,- дип, кадерле бүләкне имамга тапшырды. Мәчеткә истәлек бүләген изге теләкләргә төреп Саба районы мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов та тапшырды. Кичәдә Явлаштау авылы яшьләре тарафыннан динне танымаган, акчага табынган һәм көннәрдән бер көнне тормышының асты өскә әйләнгән егет турында театраль күренеш күрсәтелде. Зур сәхнәгә чыгарырлык әлеге миниспектакль олыларны да, тамаша кылырга килгән балаларны да уйланырга мәҗбүр иткәндер. Спектакль кеше күңеленең караңгы якларын фаш итеп, игелекле гамәлләрен яклады. Чын тормыштан алынган бу күренешнең ахыры яхшы тәмамланды. Герой ялгышын вакытында аңлады, тәүбәгә килде. Һәркем дә тормышының мәгънәсен, яшәү кыйбласын соң булганчы аңласын иде. Ярый әле шул кыйбланы, туры юлны күрсәтүче мәчетләребез, ярымайлы манараларыбыз бар…
Бәйрәмнән фоторепортаж
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев