Саба таңнары

Сабинский район

18+
Дин

Манарага ай куелды

Иманга чакыру

  Явлаштау авылында күптән түгел гаять әһәмиятле вакыйга булды- мәчет манарасының ае яңартылды. Бу изге эшне башкаруда авыл халкы, аеруча ир-егетләре зур көч куйган. Халык каршында айны манарага Рәзил Сабиров һәм Ринат Әхмәтов урнаштырган. Эш төгәлләнгәч, ирләр җыелышып тәкъбир әйткәннәр.

  Явлаштау мәчетенең 100 еллык тарихы бар, ул “Төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты” исемлегенә кертелгән. Шул еллар дәверендә аның ае ике тапкыр яңартылган. Йөз ел элек куелган ай, ниндидер сәбәпләр белән сакланып калмаган, хәзерге буынга 1993 елда урнаштырылганын  гына күрергә насыйп булган. “Айны яңарту безнең буынга туры килүенә без- яшь буын, шатбыз! Мәчетебез ерактан балкып, һәркемне иман юлына чакырып торсын!,-диләр авыл егетләре(фото һәм видеолар сайтта)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев