«Мөнәҗәтләр- тәнгә шифа, җанга дәва»
Мәчеттә тәэсирле очрашу узды
Саба җәмигъ мәчетендә автор -башкаручы, көйләр, мөнәҗәтләр иҗат итүче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гөлсинә Сабыр белән "Мөнәҗәтләр- тәнгә шифа, җанга дәва" дип исемләнгән чара узды. Гөлсинә ханым - безнең якташ, тумышы белән Төбәк авылыннан. Нияте халкыбызның мирасы булган мөнәҗәтләрне халыкка, бигрәк тә яшьләргә җиткерү, аларны башкару осталыгына өйрәтү. Очрашуга районыбыз абыстайлары чакырылган иде. Гөлсинә ханым дини чарада мөнәҗәтләр башкарып кына калмады, үтемле вәгазьләр дә сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев