«Нургали» мәчетендә балалар белән гаилә кыйммәтләре турында сөйләштеләр
Балалар өчен җәйләүнең өченче көне, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, гаилә кыйммәтләренә багышланды.
Ислам гаилә кыйммәтләренә зур игътибар бирә һәм үз тарафдарларын якыннарын хөрмәт итәргә һәм кадерләргә өнди.
Коръәндә бу хакта болай дип әйтелә:
"Аллаһы Тәгаләнең галәмәтләреннән үзегездән сезгә хатыннар яратуы, аларда тынычлык булсын өчен. Ул Сезнең Арада мәхәббәт һәм шәфкать урнаштырды. Дөреслектә бу нәрсәләрдә фикер ияләре өчен гыйбрәтләр бар» (Ар – Рум, 21).
Бу аять гаиләнең җәмгыятьнең нигезе булуын, аның гармониясе һәм бәхете ир белән хатын арасындагы мәхәббәткә, тугрылыкка һәм шәфкатьлелеккә бәйле булуын күрсәтә. Шуны истә тотарга кирәк: гаиләнең өлкән әгъзаларын хөрмәт итү, аларның зирәклеге һәм тәҗрибәсе – мөселман традициясенең аерылгысыз өлеше. Әхмәд хәзрәт балаларга гаилә кыйммәтләре турында сөйләде, тормыштан гыйбрәтле мисаллар китерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев