«Ел студенты» премиясенә гаризалар 25 октябрьгә кадәр кабул ителә
Яңалыклар

«Ел студенты» премиясенә гаризалар 25 октябрьгә кадәр кабул ителә

Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Ел студенты» премиясе старт алды, аңа гаризалар 25 октябрьгә кадәр кабул ителә.

Бу хакта Студентлар лигасы президенты Шамил Якупов "Татар-информ«да узган матбугат конференциясендә хәбәр итте. 

«Бездә барлыгы 20 номинация: 9 шәхси һәм 11 коллектив номинация», — дип билгеләп үтте Якупов.

Җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр: халыкара стажировкалар, партнерлардан акчалата премияләр, ноутбуклар, уку яки түләүле сәфәрләр алачак.

Якупов шулай ук 2016 елдан республикада урта махсус белем бирү учреждениеләре студентлары өчен аерым премия — «Ел казанышы» гамәлдә булуын искәртте. Моннан тыш, быел тәрбия эше кураторлары өчен «Елның студентлар үзидарәсе остазы» дигән яңа номинация барлыкка килде.

Тулырак: https://tatar-inform. tatar/news/el-studenty-premiyasena-garizalar-25-oktyabrga-kadar-kabul-itela-5930551


Нет комментариев