Өлкәннәр юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыттылар
Район яңалыклары

Өлкәннәр юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыттылар

Юлбат китапханәсендә өлкән яшьтәгеләр өчен уен формасында «Имин юл» мәгълүмат сәгате узды

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында Юлбат авыл китапханәсендә «Ак калфак» клубы әгъзалары белән бергә Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсе вәкилләре Ф. З. Мәҗитов һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесының Саба бүлеге җитәкчесе Гүзәл Ягафарова белән берлектә өлкән яшьтәгеләр өчен уен формасында «Имин юл» мәгълүмат сәгате үткәрделәр.

Кагыйдәләрне өйрәнү кайчан да соң түгел
Кагыйдәләрне өйрәнү кайчан да соң түгел

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы турындагы буклетлар ярдәмендә катнашучылар җәяүлеләргә кайда дөрес хәрәкәт итәргә, машина юлын ничек кисеп чыгарга кирәклеген искә төшерделәр. Чара азагында светофор, юл билгеләре, юл хәрәкәте кагыйдәләре турындагы белемнәрне уен формасында искә төшерделәр һәм ныгыттылар. Уен бик җанлы узды.


Нет комментариев