Райондашыбыз терәк-хәрәкәт аппараты зарарланган спортчылар арасында үткәрелгән халыкара ярышларда ике алтын медаль (өстәл теннисы дисциплинасы) иясе булды.
8-11 октябрьдә Дагыстан Республикасының Каспийск шәһәрендә узган ярышларда Белоруссия, Әрмәнстан, Иран, Казахстан, Таҗикстан республикалары һәм Россия Федерациясенең 12 төбәгеннән спортчылар катнашты.
Татарстан Республикасыннан «Саба-Арена» спорт мәктәбе исеменнән чыгыш ясаучы Россиянең спорт мастеры Раил Галиәкбәров ир-атлар арасында ялгыз һәм парлы разрядларда ике тапкыр Алтын пьедесталга күтәрелде! Алда — «Россия Кубогы». Раилгә анда да уңышлы чыгыш ясавын телибез.
Нет комментариев