Олыяз мәдәният йорты һәм китапханә мөдирләре, «Умырзая» фольклор коллективы, «Тамчы» балалар бию коллективы белән берлектә юбилярларга - Галиуллиннар һәм Фәйзуллиннар гаиләләренә багышланган, «Пар сукмактан — алтын туйга» исемләнгән тантаналы чара үткәрделәр.
Аларның ярты гасырдан узган мәхәббәт тарихлары яшь буынны ныклы гаиләләр булдыруга илһамландыра. Өлкәннәр белән беррәттән җыр-бию белән яшүсмер балалар да чыгыш ясады. Юбилярларны бу матур вакыйга белән Хөмәйрә Галиуллина җитәкләгән, ә Гүзәлия Фәйзуллина әлеге ансамбльнең солисты буларак, «Умырзая» фольклор ансамбле матур җырлары аша котлады. Юбилярларга барлык катнашучылардан, балаларыннан, туганнарыннан, хезмәттәшләреннән, авылдашларыннан иң җылы теләкләр генә яңгырады. Иң беренче чиратта, сәламәтлек, бәхетле гомер еллары, балаларының, оныкларының һәм иң якын кешеләренең игътибарын тоеп яшәүләрен теләделәр
Эзмә мәдәният йорты һәм Пукәл авыл клубы мөдирләре, шулай ук Саба мәдәният йортының «Дулкын» бию ансамбле кичәне матур чыгышлары белән бизәде.
Нет комментариев