Симетлеләр «Баш куям тезләреңә» спектаклен күрсәтте
Район яңалыклары

Симетлеләр «Баш куям тезләреңә» спектаклен күрсәтте

Югары Симет авыл җирлеге үзешчәннәре Тимершык тамашачысына «Баш куям тезләреңә» (Айгөл Әхмәтгалиева пьесасы буенча) спектаклен тәкъдим итте.

Вакыйгалар 2000 еллар башында әкренләп бушап калган татар авылында бара. Сюжет үзәгендә-авыл рәисе машина йөртүчесенең юл һәлакәтенә юлыгуы белән бәйле фаҗига. Һәлакәттә геройларның берсе гаепле булып чыга, һәм бу танылу барысы өчен дә тетрәнү китерә. Спектакльдә түбәндәге темалар ачыла: авыр шартлар фонында саф мәхәббәтнең барлыкка килүе; гаеп хисе һәм вөҗдан газабы; эчкечелек проблемасы; кылган гамәлләрең өчен җавап бирү; буыннар бәрелеше һәм традицияләрне саклау.

Тамашачылар спектакльне бик җылы кабул итте, ахырдан артистларны көчле алкышларга күмделәр.


Нет комментариев