Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин Туган көн иясенә В.В.Путинның Котлау хатын һәм район хакимиятеннән бүләк тапшырды.
Мөхәммәтгали Нургали улы 1930 елның 7 октябрендә Олы Кибәче авылында Нургали белән Шәмсенисаның беренче уллары булып дөньяга килә. Барлык иптәшләре кебек үк аның да балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Кечкенә яшьтә булуына карамастан, әниләренә ияреп кырда иген уру, ашлык сугу кебек эшләрдә катнашырга туры килә. Әтисе 1942 елда сугыш кырында һәлак була. Сугыш чорының ачысын, төчесен татып 3 бала үсә алар. Төнлә ат көтүе көтә, көндез үгез җигеп төрле эшләр башкара. Урманнан агач чыгаруда да катнашырга туры килә.
1952 елда армия сафларына алына һәм 3 ел Хабаровскида хезмәт итә. Кайткач туган совхозында склад мөдире булып эшли, аннан соң 34 ел тракторчы була. 7 ел бәрәңге үстерү звеносында эшли, һәр елны 1 нче урында чыгып, «Иң яхшы звеновод» исеме белән бүләкләнә. 1955 елда е укытучы кыз Сафина Суфия белән гаилә корып җибәрә. Бер-бер артлы 4 балалары туа. Барысы да акыллы, инсафлы, шәфкатьлеләр, югары белем алганнар. Инде барысы да үз гаиләләре белән яшиләр. Бүгенге көндә Мөхәммәтгали абый кызлары тәрбиясендә көн күрә. Бүген аңа 96 яшь тулды.
Нет комментариев