Татарстанда 14 яшьлек кыз Wi-Fi роутер аркасында чыккан янгында һәлак булган
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда 14 яшьлек кыз Wi-Fi роутер аркасында чыккан янгында һәлак булган

Фаҗига Татарстанның Балтач районында булды. «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, кичә төнлә бер катлы шәхси йорт янган.

Әлеге йортта бер гаилә яшәгән. Ир-ат, аның хатыны һәм аларның олы кызы чыга алган, әмма янган йортта 14 яшьлек кыз калган. Янгын сүндерүчеләр аны алып чыккан. Кызны хастаханәгә салганнар, әмма хастаханәдә табиблар аның үлемен билгеләгән.

Янгынның мәйданы 80 кв. метр тәшкил итә. Һәлакәтнең башлангыч сәбәбе — электр җиһазларын урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу (алдан, Wi‑Fi роутер). Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында йортта автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырылмаган дип билгелиләр.

Тулырак: https://tatar-inform. tatar/news/tatarstanda-14-yaslek-kyz-wi-fi-router-arkasynda-cykkan-yangynda-halak-bulgan-5930539


Нет комментариев