Антициклон Татарстанга коры һава торышы алып килә, температура күтәрелә
Яңалыклар

Антициклон Татарстанга коры һава торышы алып килә, температура күтәрелә

2009 елда да Татарстанда шундый аномаль җылы һава торышы күзәтелгән булган.

Татарстанда бу атнада һава температурасы климатик нормадан 8-10 градуска югарырак булачак. Явым-төшем көтелми, ә якын көннәрдә температура рекордлары теркәлергә мөмкин, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Бүген, 13 октябрьдә, төнлә температура +5..+10 градуска кадәр төшәчәк, көндез һава +18..+23 градуска кадәр җылыначак. Чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 14 һәм 15 октябрьдә, җылы һава торышы саклана, явым-төшем көтелми. Төнлә һава температурасы +5..+12 градус, көндез +17..+24 градус тәшкил итәчәк.

Җомга, 16 октябрьдә, төнлә һава температурасы +6..+11 градус тәшкил итсә, көндез +15..+20 градуска кадәр күтәрелә. Синоптикларның якынча фаразы буенча, шимбә, 17 октябрьдә, шулай ук явым-төшем көтелми, ә көндезге температура +15..+20 градуска җитәчәк.

Татар информ


Нет комментариев