Олы Кибәче авылы мәчетендә Мәүлид ән-Нәби бәйрәме узды
Дин

Олы Кибәче авылы мәчетендә Мәүлид ән-Нәби бәйрәме узды

Олы Кибәче авылы мәчетендә мөселманнар өчен иң кадерле булган бәйрәмнәрнең берсе — Пәйгамбәребез Мөхәммәднең туган көненә багышланган Мәүлид ән-Нәби билгеләп үтелде.

Бәйрәм Коръән Кәрим сурәләрен уку белән башланып китте. Аннары дин кардәшләребез бертавыштан Пәйгамбәребезгә салават-шәрифләр әйттеләр, аңа багышланган мөнәҗәтләр һәм нашидләр башкардылар. Мәҗлес барышында барлык катнашучыларның йөзендә нур балкый, күңелләрендә илаһи тынычлык һәм шатлык хөкем сөрде иде.

Ахырда оештыручылар һәм авыл халкы исеменнән мәчет эшендә даими ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт сүзләре җиткерелде. Барлык катнашучылар өстәл артында сый-нигъмәтләрдән авыз итеп, догалар кылдылар.

Мондый чаралар динебезне сакларга, буыннар арасындагы рухи бәйләнешне ныгытырга һәм авыл халкының бердәмлеген арттырырга ярдәм итә. Аллаһы Тәгалә тоткан уразаларыбызны, укыган намазларыбызны һәм кылган изгелекләребезне кабуллардан кылса иде.

Олы Кибәче авылы мәчетендә Мәүлид бәйрәме
Олы Кибәче авылы мәчетендә Мәүлид бәйрәме

 


Нет комментариев