Җомга мөбарәк булсын!
Ягез, бер вәгазь
Көннәрнең иң бөеге – җомга көне. Аллаһ Тәгалә каршында бу көн кояш чыккан иң хәерле көн булып санала. Аллаһның илчесе Мөхәммәд (с.г.в.) шулай ди: “Кояш чыккан иң хәерле көн – җомга көне. Ул көнне Адәм (с.г.в.) яратылды, ул көндә җәннәткә кертелде һәм ул көнне аннан чыгарылды. Кыямәт көне дә җомга көнне булачак” (Мөслим). Бу көнне мәчеткә барып, җомга намазында катнашу ислам дине кануннары кысаларында фарыз итеп куелган.
Җомга көнен олуг күреп, гөнаһлы эшлəрдəн тыелу, игелекле гамəллəр кылырга тырышу, фəкыйрьлəргə сəдакалар бирү, əти-əни һəм туганнар белəн күрешеп, аларның хəллəрен белешү, зиратка барып, яки өйдə Коръəн укып, савабын мəрхүмнəрнең рухларына багышлау, буш вакытларда Коръəн уку, зекер əйтү һəм догалар кылу белəн үткəрергə кирəк.
Пәйгамбәребезнең еш кына шушы доганы кыла торган булган:
Раббәнәә әәтинәә фид-дүнйә хәсәнәтән вә фил-әәхыйрәти хәсәнәтән, вәкыйнәә гәзәбәннәр
Безгә дөньяда да, ахирәттә дә яхшылыкны бир. Безне ут газабыннан да Үзең сакла!
Әәмиин!
Җомга көне мөбарәк булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев