Саба таңнары

Сабинский район

16+
Дин

Райондашларыбыз - Болгар җыенында

Узган якшәмбедә Болгарда Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» узды. Бәйрәм XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумының мәдәни программасын төгәлләде.

Бирегә ТР Хөкүмәте вәкилләре, федерациянең башка төбәкләреннән килгән делегатлар, РФ, якын һәм ерак чит ил мөселманнары Диния нәзарәтләре вәкилләре, илнең төрле почмакларыннан һәм ислам дөньясыннан мөселман җәм­гы­ять­ләре делегатлары җыелды. Изге җы­енда Саба районыннан да зур делегация катнашты. Сәфәр кылучылар арасында авыл имамнары, дин әһелләре, волонтерлар бар иде.  “Изге җиргә бик оешкан төстә барып кайттык. Иртәнге 5тә үк сәфәргә кузгалдык, район хакимияте тарафыннан юлаучыларга  шешә белән сулар хәстәрләнгән иде, өлкәннәр өчен медицина хезмәткәре дә яныбызда булды. Җыен барлык катнашучыларның күмәк тәүбә намазын уку белән башланып китте. Бу  намаз - халыкның бердәм рәвештә гөнаһларына үке­неп, Аллаһы Тәгаләдән илгә тынычлык һәм иминлек сорый торган уртак дога-гыйбадәт. Күмәкләшеп догалар кылдык, ил-көннәребезгә ты­нычлык, бәрәкәтле имин тормыш сорадык. Инде кабуллардан булсын. Бу сәфәрне оештыручыларга, бушка автобус биргән районыбыз җитәкчеләренә зур рәхмәт” - дип рәхмәт сүзләрен ирештерде СВОга гуманитар ярдәм әзерләү штабы волонтеры Резеда ханым Дәүләтшина.

Быел «Изге Болгар җыены» бар­лыгы 25 мең кешене кабул итте. Кунаклар өчен бәйрәм концерты, сән­гать һөнәрләре күргәзмәләре, яр­минкәләр һәм мастер-класслар үт­кә­релде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев