Саба таңнары

Сабинский район

16+
Дин

Рамазан аеның соңгы ун көнлегенә кердек: Кадер кичәсе кайсы төндә яшеренгән?

Рамазан аеның соңгы ун кичләренең берсендә Кадер төне яшеренгән. Кем бу төнне, әҗер-савапларга өмет итеп, тәүбә итеп, гыйбадәттә үткәрә, шуның гөнаһлары ярлыканыр.

 Хәдисләрдән белүебезчә, Рамазан аеның соңгы ун көнендә Кадер киче яшерелгән. Бу көнне Аллаһы Тәгалә Коръәнне иң беренче тапкыр дөнья күгенә төшерә. 

Кадер киче Рамазанның соңгы ун көнендә, так көннәрдә – 21, 23, 25, 27, 29 нчы көннәрдә булырга мөмкин. Аның бер билгесе  – Кадер киченнән соңгы иртәдә кояш түм-түгәрәк булып, нурлар чәчми генә чыгар. Ул төн ачык, тыныч булыр, артык салкын да булмас, болытлар йөзмәс, яңгыр яумас, җил исмәс, күктән йолдызлар атылмас. 

Кадер кичендә кешеләрнең бер еллык тәкъдире языла. Шуңа күрә аны ваемсыз гына үткәреп җибәрергә ярамый. Бу төндә укылган намаз мең ел укыганнан хәерлерәк. Кадер кичендә бирелгән сәдака мең ел биргән сәдакага тиң. Кадер кичен гыйбадәттә, зекер кылып үткәрү хәерле. Бу кичтә теләгән теләкләр, кылган догалар кабул була. 

 Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Әгәр әлеге мөбарәк кичәне табарга теләсәгез, аны Рамазанның ахыргы 7 так төнендә эзләгез», – дигән. Пәйгамбәребездән (с.г.в: «Әгәр мин Кадер кичәсен белсәм, ул кичтә нинди дога кылыйм?» – дип сорагач, ул: «Аллаһүммә иннәкә гафуввүн, түхиббүл гафвә фә әгфүганни» («Йә Аллаһ, дөреслектә Син гафу итүче, гафу итәргә яратасың, минем гөнаһларымны гафу ит»), – дигән доганы өйрәткән. Ошбу дога һәм башка шундый сорау-үтенечләребез белән Аллаһка мөрәҗәгать итеп, изге Рамазан аенда, Кадер кичәсендә генә түгел, ел әйләнәсендә, тормышыбыз дәвамында – һәрдаим гыйбадәт әһеле булуыбызны белдереп, Раббыбызны зурлап, Аңа шөкер итеп яшәргә насыйп булсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев