Саба таңнары

Сабинский район

18+
Дин

Шайтан нәрсәдән курка?

Җомга вәгазе

Шайтан нәрсәдән курка?

Һәр мөселман шайтанны куркыта һәм үзеннән читләштерә ала. Моның өчен берничә гамәл кылырга була.

* Коръәни Кәримдә болай диелгән: «Әгәр сиңа шайтаннан бер вәсвәсә килсә, (аннан котылыр өчен), син Аллаһка сыен. Һичшиксез, Ул – (һәрнәрсәне) Ишетүче, (һәрнәрсәне) Белүче». Әл-Әгъраф (Киртәләр) сүрәсе, 200 аять/
Димәк, шайтаннан Аллаһыга сыену сүзләрен әйтергә кирәк:
«Әгүзү билләхи минәш-шәйтаннир-раҗим» сүзләрен әйтегез.
«Ләгънәт кылынган шайтаннан Аллаһыга сыенам».

* Коръән уку, ураза тоту, харамнан тыелу, фарызларны үтәү шайтанны читләштерә. Намазга баскан мөэминне күргәч, шайтан калтырый башлый. Ә ураза тотучы мөселман янындагы шайтаннар ифтар сәгатенә кадәр бәйгә куела.

* Шайтан Коръән укылган урында тора алмый.

* Шайтан Аллаһыга иман китергән һәм бер Аллаһыга гына ышанып тапшырган кеше янәшәсендә тора алмый.

* Шайтан «разый булу»ны кичерми. Мөселман ихластан кәнагатьлек хисе кичерсә, булганына ихластан шөкер итсә, шайтан якын килә алмый.

* Сәдака бирү, мохтаҗларга ярдәм итү, киң күңелле булу шайтанны юкка чыгара. Бер хәдистә сәдака шайтанны икегә бүлә дип тә әйтелгән.

* Аллаһыны искә алу (зикер кылу) шайтаннан саклый.

 Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев