Татарстан мөфтие Корбан бәйрәме алдыннан тырнак һәм чәч кисәргә ярыймы икәнлеген аңлатты
Корбан бәйрәме уңаеннан корбан чалырга ниятләгән мөселманнар өчен
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»
Корбан бәйрәме уңаеннан корбан чалырга ниятләгән мөселманнарга тырнак һәм чәч кисәргә рөхсәт ителә. Бу хакта Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин хәбәр итте.
«Әгәр Зөлхиҗҗә аеның ун көне җитеп, кеше корбан чалырга ниятли яки корбан хайванын билгеләгән икән, аңа чәч кисүдән һәм тырнак кисүдән качу мәҗбүри түгел, дип әйтте безнең галимнәр», - дип язган Сәмигуллин Телеграм-каналында.
Искәртик, Татарстан мөселманнары 6 июньдә Корбан бәйрәмен билгеләп үтә. Бу карарны элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstan-moftie-korban-bairame-aldynnan-tyrnak-ham-cac-kisarga-yaryimy-ikanlegen-anlatty-5905444
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев