Җырчы Римма Никитинага Инстаграмында "Ямьсез биисең" дигән шелтә язып калдырганнар.
Җырчы Римма Никитина Бардага барып, татарларга дискотека ясап кайткан. Гадәттәгечә, фотоларын Инстаграмга йөкләгән.
Һәм шуннан башланган да инде. Кем мактый, ә кем хурлый. aidanshik_999 никлы кулланучы Риммага болай дип язып куйган: "Җырлавыгыз ярыйсы гына, ә менә биюегез ямьсез, кулларыгызны артык нык болгыйсыз", - дигән. Аңа кушылучылар да бар. Шул ук вакытта җырчыны яратучылар да бар.
Ә берәү! Берәү Римма Никитина постында хаталар күргән (хаталар чыннан да бар): "Нәрсәдер язганчы, орфографик сүзлеккә кара, зинһар!" - дип язган.
Фото: Инстаграм


Нет комментариев