Безгә кемнән гафу үтенәсе?
Бу арада кайсы гына телеканалны кабызсаң да, барысы да “Кичер безне, Кемерово!” дип гафу үтенә, шартлы урынга уенчык ташый, шәм кабыза... Күрәсең, кеше дигәнең шул рәвешле үзенең күз алдындагы бүгенге гөнаhларын юмакчы, үз өстендәге җаваплылыкны төшермәкче дә иртәгәдән күтәренке күңел белән чираттагы хаталарын кабатламакчы.
Әйе, хаталар бер үк hәм алар әледән-әле кабатланып тора. Бернигә ис китмәү, бүгенге белән генә яшәү – шул хаталарның иң зурысы. “Нишләп алай булсын, дип чәчрәп чыгар кайберәүләр, әнә бит социаль челтәрләрдә бөтенесе дә шул турыда гына сүз йөртә”. Анысы бар – бүген барыбыз да диярлек кечкенә, зур экранга ябышып сүз йөртә. Дөресрәге, гайбәт тарата. Берсеннән-берсе уздырып уйлап чыгарылган, әллә кемнәр тарафыннан чәчәкләнгән-чукланган тузга язылмаган хәлләрне укудан, таратудан башы каткан кешеләр үзләрен чын сәясәт белән шөгыльләнә, актив тормыш позициясе алып бара дип саный. Борынгыларның: “Кеше ышанмаслык хәлне чын булса да сөйләмә”, – дигәнен инде бүгенге буын хәтерләми. Бүген кеше ышанмаслык хәлләр нормага әйләнеп бара. Чөнки ялган иясез генә, исем-фамилия куймыйча гына тарала. Күрәсең, хакимияттәгеләргә дә кулайдыр мондый хаос. Белгечләрнең әйтүләренә караганда, алар халык массасының шундый халәте белән идарә итүнең яңа ысулларын да уйлап тапканнар инде – үзләре файдасына эшләүче ялган тарату хезмәтләре барлыкка килгән. Хакимият позициясен белдерүче мәгълүмат чараларыннан иң нәтиҗәле саналган телевидениедән дә берни аңларлык түгеллегенә төшенгән гавам тагын, дөньясын онытып, телефонга, гаджетка ябыша. Ә андагы хәлне үзегез беләсез – кайда гайбәт, кайда дөреслек икәнен күптән инде беребез дә чамаламый.
Нишләргә кушасыз дисезме? Акылга килергә, иман китерергә кирәк безгә, җәмәгать! Ялганга, акчага корылган җәмгыятьне башкача үзгәртү мөмкин эш түгел. Безгә соры массага әверелгән гавамнан hәркайсыбызга кабатланмас үзебез булып яшәргә вакыт җитте. Байлыкта, начарлыкта ярышудан туктау җиңел генә булмас. Әмма күңел ачу үзәгендә тереләй янып үлгән кешеләрнеке кебек үк авыр да түгел. Шуңа да битарафлыгыбыз, кыйбласызлыгыбыз hәм сансызлыгыбыз өчен гаебебезне бүгеннән танырга кирәк. Оныту өчен түгел, башкача яши башлау өчен. Адарынып экранга ябышканчы, янәшәбездәге балабызга, оныгыбызга сүз катыйк. “Бәйләнмә!” – дип кулына шундый ук телефон тоттырганчы, аны кечкенә генә үзебез белгән тормыш сабагына төшендерик. Күзенә туры карап, ихлас, күңел түрендәге хисләребезне җиткерик, яхшыны ничек итеп яманнан аерырга кирәклеген аңлатыйк, балага әйткән сүзеңдә тору, яхшы гамәл кылу кебек төшенчәләрне сеңдерик. Чөнки тереләй янып үлүчеләрнең дә, суга батучыларның да сәбәпчеләре – үз эшләренә төкереп караган адәми затлар. “Ярамаган тагы”, – дип “яхшылык” эшләүчеләр бикли кеше тулы кинозал ишеген. “Ярамаган тагы”, – дип әштер-өштер материалдан корыштыра шырпы кебек янып китүче сәүдә үзәкләрен. Система тәрбияләде андыйларны. Тиешле хезмәт хакын бирмичә, теге яки бу проблеманы хәл итү өчен кесәгә акча тыгырга мәҗбүриләп, мин – начальник, син – дурак, дигән язылмаган законны башка төеп...
Безгә бүген болай яшәргә ярамый. Моңарчы яшәп килгән колларча буйсынуга hәркем үзенчә нокта куймаса, бу афәтләр тагын да ишәячәк кенә. Кулыннан килгәнчә начарлык эшләмәү белән генә дә дөньяны үзгәртүгә зур өлеш кертәчәген төшендерик әле бозылырга өлгермәгән сабыйга. Аны канатландырыр өчен үзебез шундый бер үрнәк күрсәтик. Һич югы сабак алыйк бүгенге афәтләрдән: сабыйларны бер җирдә дә үзләрен генә калдырмыйк, аларны тормыш итәргә өйрәтик, кечкенә генә яхшылыгы өчен дә үсендерик. Бу гамәлләребезнең әҗерен исән чакта ук күрәчәкбез hәм шул рәвешле үзебез яшәгән җәмгыятьне дә үзгәртүгә үз өлешебезне кертәчәкбез. Шунсыз без телсез, гореф-гадәтләрсез генә торып калмыйча, якыннарыбызның адым саен дөньялык утында тереләй януына, суда батып үлүенә hәм тагын әллә нинди бәлаләргә таруына шаhит булачакбыз. Моңарчы кылган гамәлләребез, битарафлыгыбыз, сансызлыкларыбыз өчен үз-үзебездән гафу үтенмәсәк, тормыш тагын да шул килеш баруын дәвам итәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев