Фикер рубрикасы буенча яңалыклар
-
"Минем әнием - вампир": вампирлар кинода гынамы?
Үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтәм: вампир бертуктамый сөйләсә дә, тавыш чыгарса да, мескенләнсә дә тыныч булырга, бирешмәскә тырышыгыз.
-
Фәрит Уразаев: Бакчачылык — Татарстанда иң зәгыйфь юнәлеш
«Бүген татар авылларында авыл җирләренең 75 проценты эшкәртелми. Авыл эчендәге җир бүген — органика, бөтен коммуникацияләре кергән иң кыйммәт җир», — дип искәртте Фәрит Уразаев.
-
Камил Исхаков: Без үз кулларыбыз белән республикада татар телен үтердек
«Нигә кирәк иде көнкүрештә кулланыла торган татар сөйләм телен өйрәтмичә, синтаксис, морфология өйрәтергә?! Телгә мәхәббәт түгел, ә нәфрәт уята ул», — дип саный Татарстан Президенты ярдәмчесе.
-
Әгъзам Гобәйдуллин: Минтимер Шәймиев кабул иткән һәр реформа халык мәнфәгатендә иде
Карарларны кабул итүдә алдынгы карашлы булу, нигезлелек һәм эзлеклелек — аның сәяси зирәклеге һәм сизгерлеге шунда, дип саный Татарстан муниципаль берәмлекләр советы ассоциациясе рәисе.
-
Ренат Вәлиуллин: Татарстан вәкиллекләренең ачылуы — Минтимер Шәймиев башлангычы
«Вәкиллекләрнең ачылуы Татарстанның имиджын күтәрде, аның икътисади, мәгариф һәм мәдәни багланышларын камилләштерде», — диде вәкил.
-
Бензинга бәяләр күтәрү эстафетасы дәвам итә
Дөнья яңалыклары темасына язарга керешкәнче: “Бу атнада тагын фетнә турында язарга туры килмәсә иде”, – дип уйлап куясың, ләкин хәбәрләр тасмасына күз төшерүгә, планетакүләм иң мөһим вакыйганың яңа социаль тетрәнү икәненә төшенәсең.
-
“Күз тию дигән нәрсә бар. Өч бала анасы буларак мин моны яхшы беләм”
Халкыбызның дини ышануларында ырымнар зур урын тоткан. Имләү серен белүче әби-бабайлар кулга – сөял, күзгә арпа чыкканда, күз тигәндә ырымлап дәвалаган. Таҗетдин Ялчыгол, Гали Чокырый кебек шагыйрьләребез берүк вакытта халыкны дәвалау белән дә шөгыльләнгән. Кайбер төбәкләрдә алар әле дә халкыбыз тормышында яшәвен дәвам итә. Гаҗәп тә түгел: сихәт, шифа табу еш кына ихлас ышануга бәйле.
-
Укытучыга печән бирегез! Абруе булмаган педагогтан начар укучы чыга (фикер)
Быел печән сезонында газета хәбәрчесенең вакыты тыгыз булды. Күңелле мәшәкатьләр белән йөреп, бар халык кышлык печәнгә тиенгәндә, печән сатып алырга өлгерә алмый калды. Районда печән базары инде берничә ел ярыйсы гына эшләп килгәнлектән, моңа бик борчылырга кирәкми иде: шалтырат кына – төргәкле печәнне печәнлек алдына китереп тә куялар.
-
Теле барның – гомере бар. “Кызыл китап”ка кермәскә иде
Газета укучыларны ярты гасыр элек яралган иске яңа төшенчә белән таныштырып китәсе килә. Лингвоцид – кайсы да булса халык сөйләшкән телне административ, сәяси, икътисади чаралар кулланып үтерү, юкка чыгару. Барыбыз да белгән геноцидтан аермалы буларак, лингвоцид кешене физик яктан юк итми, әмма ләкин туган теленнән читләштерә торган шартлар тудырып, аны үз лөгатеннән аера.
-
Айфон акыллылана, без наданланабызмы?
Россияле кавем эштән буш вакытын ничек үткәрә? “Левада-Үзәк” дип аталган бәйсез сораштырулар һәм аналитика институты май азагында уздырылган сораштыруларның нәтиҗәләрен игълан итте. Аларга караганда, Россия халкының укудан һәм төрле аң-гыйлем, мәдәнияттән читләшүе, ул читләшүнең тирәнәюе күзәтелә.
-
"Китапларны кызыл чүпрәккә төреп йөрдек". Социализмны сагынабызмы, әллә яшьлекнеме?
Якын танышларның һәм чордашларның берсе көтмәгәндә генә бу дөнья белән арасын өзде. Аның белән бәхилләшергә килгән сабакташларыннан берсе елый-елый искә ала: “Беренче класска барганда, сумкабыз булмады, китапларны кызыл чүпрәккә төреп, мәктәпкә бергә йөргән идек”, – ди.
-
"Соңыннан барыбыз да миллионерга әйләндек". Акча арттырып кына тормыш яхшырырмы?
20 майда Мәскәүдә Россиянең бәйсез профсоюзлары федерациясенең X съезды ачылды. Хезмәт ияләренең хокукларын якларга тиешле бу оешма бездә җитәкчелек механизмының бишенче тәгәрмәче буларак мәгълүм. Һәрхәлдә, эштән кыскартыла башласаң, хокукларың кысылса, үзең эшләгән оешманың профсоюз лидерыннан ярдәм алам димә. Ил күләмендә барган социаль тетрәнүләр вакытында да профсоюзның тавышы ишетелми диярлек.
-
Әти, акча бир!
“Исәнмесез. Миңа – 45 яшь. Улыма – 27. Мин кияүгә иртә чыктым. Бөтен теләгем – әти-әни йортыннан тизрәк чыгып качу иде. Чөнки әтием гомер буе эчте. Тик үз гаиләм дә шундый булып чыкты. Яшь вакытта ирем бик нык эчте, хәзер ул дәрәҗәдә үк түгел, билгеле, әмма еш капкалый. Улым вуз бетереп, армиядә хезмәт итеп кайтты. Яше барса да, гел безнең җилкәдә утыра. Аның даими эше юк. Бер җирдә дә ике-өч айдан артык эшләми. Йә тегесе ошамый, йә монысы дигәндәй, сәбәп табып кына тора. Яхшы эш эзләп Мәскәүгә чыгып киткән иде, кайтырга акча җибәр әле, дип шалтыратты. Нишләтим, хезмәт хакымның яртысын салдым. Үзе сораганда акча бирмәсәң, кредит ала. Бурычлары баштан ашты инде. Әле ярый без яшәгән фатирда улымның өлеше юк. Күптән түбәсез калган булыр идек. Акчам да, дөреслекне аңлатырга хәлем дә калмады. Үземне улым алдында гаепле хис итәм”. (Гөлфәния САТТАРОВА)
-
Төшерәм, балагызны карагыз!
Укучыларга ярый, ә нигә укытучыларга ярамый? Дәрескә әзерләнмәгән укучыларны видеога төшереп, әти-әниләренә җибәргән Чаллы укытучысының гамәле турында интернетта шулай дип фикер алышалар. Күңелсезлекләрдән котылу өчен сыйныф бүлмәләренә камера урнаштырырга тәкъдим итүчеләр дә бар. Моның белән генә бу хәлләргә чик куеп булырмы?
-
Хуш, Америка!
Илдәге хәлләр хөртиләнеп, киләчәккә өметләр киселә төшкән бер мәлдә халыкның, яхшырак тормыш эзләп, чит тарафларга омтыла башлавы аңлашыла, әлбәттә. Юк-юк, сүзем Россия турында түгел әле.