Фикер рубрикасы буенча яңалыклар
-
Тәбә һәм фәкыйрьлек турында баллада
Россиядә Гайдар форумы бара. Миллионлаган россиялене ыштансыз калдыруга үзеннән саллы өлеш керткән премьер-министрны хәтерлисезме? Менә шуның истәлегенә аталган зур утырышка быел икътисад белән шөгыльләнүче түрәләр унынчы тапкыр җыелды. Җыелыш бик кызу бара. Әле менә 15 гыйнвар көнне генә гамәлдәге премьер-министр Медведев һәм вице-премьер Голикова бер-берсенә нык бәйләнгән ике мәсьәлә турында сүз куерттылар.
-
Иске ел белән хушлашканда (фикер)
Узып баручы 2018 ел Татарстаныбызга, татарга ниләр китерде дигәндә, сөенерлек вакыйгалар артык күп түгел. “Ак барс“ яулаган Гагарин кубогы, Казан аэропортына Тукай исеме бирелү, бөек мәгърифәтчебез Мәрҗанигә һәйкәл, футбол буенча дөнья чемпионатының мәркәз калабызда узган матчлары, “Шаян ТВ“ ачылу, башкалар. Иң зур көенеч исә татар теле укытуның иреклегә калуы булды.
-
Әни өйрәнергә кушты!
Ольга белән Настя – икесе дә урыс милләтеннән, әмма бер-берсе белән татарча да аралаша алалар. Татар теле 70кә җитеп килүче Наталья, Людмила ханымнарга да кирәк. Соңгы вакытта туган телен белмәгән татарларда да ана телен белү теләге уяна башлаган. Газетабыз хәбәрчесе КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында уза торган татар теле курсларында булып кайтты.
-
Фаҗигадән соң туган сораулар (фикер)
17 октябрьдә Кырымның Керчь шәһәрендәге политехник көллияттә булган фаҗига турындагы хәбәр интернет челтәрендә яшен тизлеге белән таралды. Башта уку йорты ашханәсендә газ шартлаган дигән мәгълүмат пәйда булды. Ул арада башына маска кигән кораллы кешеләр көллият студентларын атып йөри дигән куркыныч вариант тәкъдим ителде.
-
Прививка ясатыйммы, балам?
Бала туу белән гаиләдә шатлык-куанычы белән бергә, ата-анадан җитди карарга килүне сорый торган мәсьәләләр дә пәйда була. Сабыйга прививка ясату-ясатмау – әнә шундый четерекле сорауларның берсе. Яшерен-батырын түгел, уртак фикергә килгәнче бу хакта үзебезгә дә шактый баш катырырга туры килде.
-
Өстәгеләргә – спектакль, халыкка – фаҗига
Укучыларның исенә төшерик: август ахырында без дөнья сәясәтенә кагылышлы кыска вакытлы фараз ясаган идек: “Конгресс карчыгалары үзләренә төп дошман итеп Россияне билгеләде, шулай булгач, токмачлар Россия – Америка мөнәсәбәтләре тирәсендә куерыр, ихтимал. Кремль үзе дә моның өчен сәбәпләрне мул бирә. Шул сәбәпле якындагы атналарда зур бер гауга кубуына әзер торыйк”.
-
Инфляция көткәндә
Соңгы көннәрдә республикада азык-төлек бәяләренең түбән төшүе турында игълан ясалды. Бәрәңге, помидор кебек яшелчәләргә сезонлы бәя төшү гаҗәп түгел. Гадәттә түшәмгә сикерү осталыгы белән безне таң калдырырга яраткан продуктларга да бәяләр аска шуган икән.
-
Үпкә, гайбәт кайчан туа? (фикер)
Сөйли белсәң – сүз, сөйли белмәсәң – күз булган бу. Татар эстрадасындагы хәлләрне әйтәм. Әллә нинди гайбәт оясын хәтерләтә башлады сәхнә мөнбәребез. Бер-берсе турында яман сүзләр әйтешәләр, җыр бүлешәләр. Теге яки бу җырга кагылмагыз дигән сүзләр соңгы вакытта бигрәк еш ишетелә башлады. Хәтта ки классик җырларның да хуҗалары табылды.
-
Эшләгән саен эшлисе киләме? (фикер)
Авыл хуҗалыгындагы хәлләрне күзәткән саен, урманда акча алыштыру пункты ачкан куян турындагы мәзәк искә төшә. Куян конторасында 1 сумны 1 сум 20 тиенгә алыштырулары турында ишетеп, җәнлекләр шунда чабышкан. Төлке 1 сумны 1 сум 20 тиенгә алыштырган, башка җәнлекләр дә акчаларын сузган. Һәркайсы 1 сум биргән саен 20 тиен отыш ала икән.
-
Төче ялган һәм ачы хакыйкать
Рәсми саннарга ышанырга ярыймы? Статистикага ышанмаучылар, мәсәлән, “Гади ялган бар, статистика бар”, – дияргә ярата. Ягъни статистика – рәсмиләштерелгән, нәкъ шул сәбәпле күпкә хәтәррәк ялган. Исәп-хисап, санау-чутлауга, мәгълүматка дәүләт монополиясе булганда, власть халыкка колакны иркәләүче саннар, фактлар ирештерергә яратканда, дөреслекне каян эзләргә?
-
Безгә кемнән гафу үтенәсе?
Бу арада кайсы гына телеканалны кабызсаң да, барысы да “Кичер безне, Кемерово!” дип гафу үтенә, шартлы урынга уенчык ташый, шәм кабыза... Күрәсең, кеше дигәнең шул рәвешле үзенең күз алдындагы бүгенге гөнаhларын юмакчы, үз өстендәге җаваплылыкны төшермәкче дә иртәгәдән күтәренке күңел белән чираттагы хаталарын кабатламакчы.
-
Тукайны пычрату кемгә кирәк?
Без быел Казанга гастрольгә килгән Т.Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театрының ике спектаклен генә карарга өлгердек әле. Болар – Ч.Айтматов повесте буенча сәхнәләштерелгән “Анам кыры” (режиссеры – Р.Галиев) һәм Г.Тукайның “Исемдә калганнар” автобиографик повестена нигезләнгән “Карурман аша” (режиссеры – Ю.Павлов) спектакльләре.