Иске ел белән хушлашканда (фикер)
Узып баручы 2018 ел Татарстаныбызга, татарга ниләр китерде дигәндә, сөенерлек вакыйгалар артык күп түгел. “Ак барс“ яулаган Гагарин кубогы, Казан аэропортына Тукай исеме бирелү, бөек мәгърифәтчебез Мәрҗанигә һәйкәл, футбол буенча дөнья чемпионатының мәркәз калабызда узган матчлары, “Шаян ТВ“ ачылу, башкалар. Иң зур көенеч исә татар теле укытуның иреклегә калуы булды.
Без, әлбәттә, тел өчен барган көрәш милләтне йокыдан уятты, дип шатлана алабыз. Әйе, ваемсызлык, бетмәсә дә, сизелерлек кимеде. Хакимияттә дә тел, милләт мәсьәләсенә тәмам йөз белән борылу әлегә күзәтелмәсә дә, проблеманы аңлау бар. Президент бүген түрәләргә үрнәк күрсәтеп, үзе үткәргән чараларда Тукай телен ешрак куллана. Ул хәзер дәүләт теле булган телне белмәгән кайберәүләрне шелтәләп алудан да тартынмый. Әмма үз-үзебезне яклауда конкрет гамәлләр әлегә шактый аз. Мәсәлән, чын милли педагогия институты булдыруда, татар гимназияләре яки өч телле мәктәпләр ачуда хәрәкәт бик тә акрын яисә бөтенләй күренми. Бу җәһәттән киләсе 2019 ел милли мәгарифне коткаруда исәп ноктасы, сүздән эшкә күчү елы булсын иде, дигән теләктә каласы килә.
2019 ел – Татарстанда парламент сайлаулары елы да. Безгә, сүздән эшкә күчү дигәндә, ихтимал, бүгенге тыңлаулы, абсолют күпчелеген бер партия вәкилләре тәшкил иткән “советча“ парламент урынына бераз гыйсъянчы, шулай ук милли йөзе, векторы да булган Дәүләт Советы сайлау, булдыру кирәктер. Милләт мәнфәгатьләрен саллырак, нәтиҗәлерәк яклау, саклау, кирәк чагында җаваплылыкны үз өстенә алып, Президентыбыз – Россиядәге хакимият вертикаленә нык бәйле кеше турыдан-туры башкара алмаганнарга да алыныр, аларны майтарыр өчен Мәскәүгә, ачуы чыкканда, Миңнехановны үзенә лояль башка түрәгә, хәтта ки без моңарчы ишетмәгән-күрмәгән чит-ят “варяг“ка алыштырып кую артык авыр матавык түгел. Ә менә җирле парламентны, Мәскәү тәртәсенә тибеп, “көфер“ кануннар кабул иткән тәкъдирдә дә куып тарату – шактый четерекле эш. Яңа чакырылыш Дәүләт Советы Россиядәге вәзгыятьнең якын елларда кискен катлаулануына әзер, үз дигәнендә торучы көчле парламент булу белән беррәттән, 2020 елда республикада һәм илдә көтелгән мөһим вакыйгалар, аларның агышына йогынтылы орган булып яралсын иде, диясе килә. Болар: Татарстанда Илбашы сайлау җәһәтеннән Мәскәүдәге аерым көчләрнең “президент“ атамасына ябырылып, аны бетерүенә юл куймау. Шул ук елны узачак илкүләм җанисәп вакытында этнолог Валерий Тишков ише урыс милләтчеләре планлаштырган этлекләргә – татарны бүлгәләп, субэтносларга таркатып санатмау, бөтенлекне саклау. Илне яңача кискәләүгә – милли республикалар булмаган территориаль бүленешкә алдан ук каршы чыгып, федерализмны, ил Конституциясен аяк терәп яклау.
Узып баручы елның иң мәгънәсез вакыйгасы пенсия яшен арттыру булды дисәк, ялгышмабыз. Власть моңа аптыраганнан, хәлнең мөшкеллегеннән чыгып барды. Алдагы елларда, әйткәнебезчә, яхшыру көтелми. Киресенчә, икътисади-сәяси, социаль вәзгыять артык катлауланып китеп, критик чиккә җитмәгәе. Беренче система үзенең ныклыгын югалтып маташа. Халыкта канәгатьсезлек арта. Барысы да тормыш сыйфатының түбәнәюе, социаль институтларның зәгыйфьлеге, шундый халәтнең консервацияләнгән килеш калуы, ягъни торгынлык, тоннельнең теге башында яктылык күренмәү белән бәйле. Мондый хәлләр беренче чиратта илнең бүгенге икътисадына, аның күпсанлы хасталарына барып тоташса, икътисад үзе – күпчелек очракта сәясәт, ил җитәкчелеге алдарак кылган сәяси гамәлләре җимеше. Тышкы сәяси гамәлләр һәм дә эчкеләренеке. Тик сәясәтне, сәяси уеннарны яраткан, алар белән мавыккан очракта, оста шахматчы кебек, берничә йөрешне алдан күрә белү зарур. Россия җитәкчелеге 2014 елда барыбызга да мәгълүм тәртипсез геосәяси адым ясар алдыннан аның ахыр нәтиҗәләрен исәпләде, илне кая илтеп җикерәсен күзаллады микән? Алдынгы дөньяның, безгә артын куюдан да бигрәк, санкцияләр аша буарга да алынасын белде микән? Сәясәтче булмаганнарга да бу сорау бүген риторик дип беләм: белмәгән, уйлап җиткермәгән. Илне кирәгеннән артык үзәкләштерү, вертикаль төзеп, төбәкләрне, милли республикаларны хокуксыз итү дә алдан күрүчәнлек түгел. Көчле, ирекле төбәкләр генә Россияне көчле итә алган кебек, цивилизацияле илләр белән дустанә мөнәсәбәт, халыкара кооперация, демократия генә илне алар дәрәҗәсенә күтәрә ала. Башкача глобаль ялгышларның әҗере һәрчак гади халык, милләтләр өстенә төшеп, аларга кыен ашата, аларны тотык итә. Тик сәясәт тотыгы булып мәңге яшәп булмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев