Әни өйрәнергә кушты!
Ольга белән Настя – икесе дә урыс милләтеннән, әмма бер-берсе белән татарча да аралаша алалар. Татар теле 70кә җитеп килүче Наталья, Людмила ханымнарга да кирәк. Соңгы вакытта туган телен белмәгән татарларда да ана телен белү теләге уяна башлаган. Газетабыз хәбәрчесе КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында уза торган татар теле курсларында булып кайтты.
Татарча сөйләшергә базарга бара?
Сентябрь аенда әлеге уку йортында янә түләүсез курслар башланды. Оештыручылар әйтүенчә, быел анда 700дән артык кеше язылган. “Татар теле белән кызыксынучыларның саны кимеми, ел эчендә электрон теркәлү узган кешеләр аларның башланганын көтеп ала”, – дип әйтәләр КФУда.
Курсларга йөрүчеләр татар телен атнага ике тапкыр икешәр сәгать өйрәнә. Кичке алтыда башланган укулар сигезгә кадәр сузыла. Без мөгаллимә Кадрия Фәтхуллова дәресендә булдык. Монда кагыйдә ятлап сөйләү дигән нәрсә юк. Иң мөһиме – тел өйрәнүчеләрнең бер-берсе белән аралашырга тырышуы, куелган сорауларга читенсенмичә җавап бирергә омтылуы, парлап диалоглар сөйләве, аудитория каршында чыгыш ясавы. Дәрес бик җанлы уза, шаяртып та алалар, шуңа күрә дә тел өйрәнүчеләрнең кәефе күтәренке. Кадрия ханым исә кушымчаларны дөресләп җибәрә, сүзләрне үз урыннарына “куярга” ярдәм итә. Дәреснең темасы кибет турында иде.
– Хәзер кибеттә татарча сөйләшәсезме инде? – дип сорыйм дәрестә катнашучылардан. Диана исемле туташ сатып алучылар белән татарча аралаша башлаган инде. Башкалар үзләрен телне камил өйрәнгәч кенә сынап карарга җыена. “Татар телен өйрәнә башлаган чит ил студентлары башта кибеткә бара. Анда: “Ипи, сөт ничә сум?” – дип сорый. Әмма татарча җавап бирүче булмый. Шуннан соң аралашыр өчен базарга, әбиләр янына китәләр. Шулай итеп, татарча сөйләшергә мохит табалар. Чит ил студентлары метрода яңгыраган: “Сак булыгыз, ишекләр ябыла. Киләсе тукталыш – Тукай мәйданы станциясе”, – дигән сүзләрне дә бик тиз исләрендә калдыралар һәм хатасыз әйтә беләләр, чөнки көн саен иртә-кич аларны ишетеп торалар”, – ди Кадрия ханым, елмаеп.
“Намусым уянды”
Миңа татар теле кирәкми дип, тыныч кына яшәүчеләрне көннәрдән бер көнне намусы борчый башлый икән. Андыйлар курсларга язылучылар арасында да шактый. Эльмира ханымның күңел кылларын тибрәтү өчен, бер финның аларның гаиләсенә кунакка килүе дә җиткән. “Финляндиядән килгән кунагыбыз әти-әнием белән рәхәтләнеп татарча сөйләште, ә мин берни әйтә алмыйча сүзсез утырдым. Бик оят булды шул чакта. Курсларга язылдым. Быел икенче мәртәбә килдем инде. Тырышсаң, бар нәрсәгә дә ирешергә була бит”, – ди Эльмира ханым. Ул курслардан бик канәгать булуы турында да әйтте. Казахстанда туып үскән, ә бүген Казанда яшәүче Надия Смелованың мәрхүм әти-әнисе татарча белгән. Әмма алар кызлары белән урысча сөйләшкәннәр. Шуңа күрә татарчаны үзенә өйрәнергә туры килә. КФУда белем алучы Ассельгә дә татар телен белмәве өчен оят. “Намусым уянды” – ди ул, хисләрен яшермичә. Краснодар краеннан укырга килгән. Гаиләсендә шул ук хәл кабатланган. Әти-әниләре үзара татарча сөйләшсә дә, балалары белән аралашмаганнар. Хәзер менә әнисе: “Кызым, татарча өйрән! Гаиләңдә кирәк булачак. Балаларың туган теленнән мәхрүм калмасын”, – ди икән. Алия ханым да балаларының “туган телсез” булуына борчыла. Дөрес, ул үзе дә ана телен камил белми әле. “Балалар татарча белмәгәч, бик читен икән. Үзем яхшылап өйрәнгәч, аларда да кызыксыну уята алырмын дип ышанам. Мәчеткә баргач, гел татарча сөйләшәм”, – ди ул.
Инглизчә беләм, татарча юк
Хокук белгече Маратның эшендә татар теле кирәкми. Әмма туган телен улына өйрәтү өчен өйрәнә. КФУ студенты Альбина исә урысча да, инглизчә дә яхшы сөйләшә, тик татарчаны ипи-тозлык кына белә. Туганнары белән иркенләп татарча аралашасы килә аның.
– Мин татар телен, мәктәптә укысам да, яхшы белмим. Инглиз телен өйрәнеп, туган телемә вакыт тимәде. Әби-бабам белән татарча аралашырга телим. Туган телне белмәү – хурлык, – дип фикерләрен җиткерде Диләрә.
Инглизчәне белгән Дмитрийның татарчаны да су урынына эчәчәгенә шиге юк. “Быел Камал театрында спектакль карагач, фикерем үзгәрде. Артистлар аны искиткеч итеп уйнады. Татар теле курсларына язылырга да шул мәҗбүр итте, – ди Дмитрий. – Татар дусларым бар минем. Тик татар телен начар беләләр. Киләсе елда бу курсларга аларны да чакырырга уйлыйм”.
Яшь барган саен күбрәк уйланасың
Ышаныргамы, юкмы? Татарча яхшы белгән Фәридә ханым, балалары белән урысча сөйләшеп, татарчасын оныта язган. Урысча аңламыйм бит дип, хәйләли белмәгән. Хәзер аңа туган телен камилләштерергә туры килә. Дәресләрдә үткәннәрне исенә төшерүенә шатланып утыра, беренчеләрдән булып һәр темага чыгыш ясый.
78 яшьлек Марсель Шәкүров – унөченче буын татар зыялысы. Өстәвенә бабалары мулла булган. Чит төбәктә яшәгәндә, татар телен өйрәнергә мөмкинлеге булмаган. Берничә ел элек Казанга күченеп кайткан. “Мин туган телемне өйрәнергә дип Казанга кайттым. Ә анда татарча сөйләшмиләр. Миңа бик сәер тоелды бу. Соңгы вакытта вәзгыять бераз үзгәрде. Урамда татарча сөйләшүчеләр ишетелә башлады. Үзем дә әкренләп өйрәнәм. Икенче ел инде университеттагы курсларга йөрим, яңа кешеләр белән танышам. Татарча тапшырулар да карыйм”, – ди Марсель ага.
Урысларга нигә кирәк?
Ольга – инглиз теле укытучысы. Мәктәптә татарча белгән хезмәттәшләре белән татарча аралашырга вакыты юк. Дус кызы Настя да татар телен өйрәнә. Укытучы әйтүенчә, татар телен ул дус кызы белән аралашырга дип үзләштерә. Бер-берсе белән аралашу мохите булганда, тәҗрибә туплау җиңелрәк булачак.
70 яшьлек Наталья Казанцева моңа кадәр бер дәресне дә калдырмаган, әмма бу юлы авырып киткән. Кадрия ханым аның турында үзе әйтеп бирде: “Ул да курсларга икенче ел рәттән йөри. Былтыр беренче дәрәҗәне үтсә, быел менә икенче дәрәҗә төркеменә язылган. Шундый тырыш, игътибарлы, барлык биремнәрне бик төгәл итеп дәфтәренә язып бара. Кемдер сөйләмендә хата җибәрсә, шунда ук төзәтеп куя. Дәрестә минем ярдәмчем ул”. Лаеклы ялдагы Людмила Найденова да курсларга икенче ел йөри. Белгечлеге буенча – социолог. “Татар дусларым белән татарча яхшы итеп аралашасым килә. Татар халкы тарихы белән кызыксынам. Татарстандагы ике дәүләт телен дә белү кирәк. Мәктәптә дә татарчаны мәҗбүри укытуга каршы түгел. Күп телләр белүнең бернинди зыяны да юк”, – ди Людмила ханым.
Татар телен өйрәнергә сәбәпләр бер генә төрле түгел. Кичен, эштән соң белем тупларга дип, халык ашыга-ашыга университетка килә икән, димәк, татар теле аларга бик кирәк. Бүген мәктәптә өйрәнмәүнең ачысын кемгәдер шундый ук хисләр белән кичерергә туры килмәгәе. Тик барысына да яши-яши өйрәнәбез шул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев