Инфляция көткәндә
Соңгы көннәрдә республикада азык-төлек бәяләренең түбән төшүе турында игълан ясалды. Бәрәңге, помидор кебек яшелчәләргә сезонлы бәя төшү гаҗәп түгел. Гадәттә түшәмгә сикерү осталыгы белән безне таң калдырырга яраткан продуктларга да бәяләр аска шуган икән.
2013-2014 еллар кризисының киләчәген безгә алдан хәбәр итеп кыңгырау каккан карабодай, мәсәлән, 39,6 процентка очсызланган, шикәр 11,1 процентка түбәнгә шуган, макароннар һәм ярмалар 9,7 процент бәя югалтканнар. Кибет һәм базар бәяләренең тагын да очсызлану потенциалы бардыр әле, ихтимал, чөнки төп җитештерүчеләрдән сатып алу бәяләре пүчтәк кенә.
Бәяләр төшү – кризисның бер күрсәткече. Димәк, республикада халык тамагын кыса башлаган. Әгәр дә барыбыз да бердәм булып, карабодай һәм макарон ашауга күчеп торсак, мөгаен, икмәк бәяләрен дә түбәнгә тәгәрәтеп булыр иде. Исәпләп карадык: ипидән баш тартып, ярма ашауга күчү организм өчен генә түгел, кесә өчен дә файдалы булачак икән. Шикәр комына килсәк, интеренетта бүген аны куллануга каршы куәтле пропаганда алып барыла. Шикәрсез яшәүче гаилә әгъзалары белдерүенә караганда, аннан башка тормыш иплерәк икән.
Татарстаннан аермалы буларак, Россия киңлекләрендә инфляция талгын гына үсештә. Долларның яңа сикерүе бәяләр салюты белән җавап бирәчәк, ди әнә белгечләр. Шулай булгач, безнең базарларда да озакламый инфляция түти биюен кабатлый башлар. Бөтен дөнья буйлап кризис үзенең хәлиткеч адымын ясарга әзерләнә. Җаваплылыкны үз өстебезгә алып кабатлыйбыз: бу юлы кешелек дөньясы моңарчы күрелмәгән финанс түнтәрелеше белән очрашачак. Кәгазь акчалар Җир шарының бар почмакларында да чүпкә әйләнәчәк, биржа акцияләре упкынга очачак. Венесуэлада бүген үк инде акчаны кибеткә капчыклап күтәреп киләләр. Соңгы хәбәрләр дөрес булса, илдән миллионлап халык кача, диләр. Тик кая качасың? Күршедәге Латин Америкасы илләрендә үз финанс тетрәнүләре әзерләнә. Кризисның иң куәтле залпын Аргентинада көтәләр.
Аргентинаның күршесе Бразилиянең финанс базарында да хәлләр яман. Бразилия гиганты түнсә, домино эффекты белән дөнья базарлары да очрашачак. Планетаның бөтен почмакларында домино ишеләм-ишеләм дип кенә тора. Төрек кризисы Европа базарын җимерәм дип яный әнә. Шуңа күрә Евросоюз һәм Халыкара Валюта фонды, төрекләр сораганчы ук, аларга ярдәмгә килмәкче. Төрек лирасы шундый итеп уйный: очсызлану параметрлары ике тапкырдан ашып китеп бара. Хәзер ул тарафта вәзгыять шундый: Эрдоган “юк” ди, Көнбатышның финанс оешмалары аңа көчләп акча сузмакчылар. Сузмаслар иде, төрек икътисады үзенең бөтен авырлыгы белән европалыларны упкынга сөйрәячәк. Европаның үзендә дә муенга таш булып бәйләнгән икътисадлар җитәрлек. Италия, Испания, Португалия, Ирландия кебек илләр әҗәтләрен түләрлек хәлдә түгел һәм акчалата ярдәм тукталуга, залп белән упкынга очарга торалар.
Африканың иң бай иле – Көньяк Африка Республикасы да, хәлләр тагын да катлауланса, дефолт игълан итәргә тора. Хәлләр исә анда да кәефне күтәрә торган түгел. Кытай икътисады егылмасын тагын дип, бөтен базарлар дер калтырап тора.
Болар белән чагыштырганда, бөтен милли проектлары урлауга һәм талауга корылган Россиядә хәлләр чагыштырмача ярыйсы кебек әле. Путинның коткаручы образы юылып, барча халык нәүмиз булган бу көннәрдә без барыбер яшибез: сәүдә итәбез, гаиләләр корабыз, дефолттан ваемсыз хәлдә көн күрәбез. Әмма күселәр чираттагы тапкыр корабны ташлап китүгә юнәлеш тоттылар. Россияле элиталарның офшорларга качуы 1,4 тапкыр көчәйде, дип чаң суга аналитиклар. Моны дөрес аңларга кирәк: илдән акча гына түгел, элиталар үзләре дә кача. Бу – кыйммәткә төшә торган шатлык. Кипр паспортына ия булу өчен, илгә 2 миллион евродан ким булмаган инвестиция кертергә, шул акчадан 500 мең еврога күчемсез милек сатып алырга кирәк. Башка офшорларың паспортлары да кыйммәт йөри. Шуңа карамастан, россиялеләр чит илләрнең паспорт программаларына чиратка басканнар. Менә кая китә ул Пенсия фондына җитмәгән акча?!
Илдән качу темпларының фейерверк ысулы белән үсүе безне ниндидер гигант коллапс көтүе турында сөйләмиме? Гаҗәп хәл бит: нефть бәясе болытларга таба үскәндә, доллар кыйммәтләнә, сум безгә бәхилләшеп кул болгый, кичәге сум бүгенге сум түгел инде. Шомлы хәбәрләр тезмәсеннән укыйбыз: илнең иң бай компаниясе “Газпром”ның әҗәте – 3,366 триллион сумга, хәзерге курс белән 54,3 миллиард долларга җиткән. Димәк, компанияне банкротлыктан коткару тагын безнең – гадәти россиялеләрнең җилкәсенә төшәчәк. Менә шунда инде инфляция түти безнең якадан ныклап тотып алыр дип көтәргә туры килә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев