Төче ялган һәм ачы хакыйкать
Рәсми саннарга ышанырга ярыймы? Статистикага ышанмаучылар, мәсәлән, “Гади ялган бар, статистика бар”, – дияргә ярата. Ягъни статистика – рәсмиләштерелгән, нәкъ шул сәбәпле күпкә хәтәррәк ялган. Исәп-хисап, санау-чутлауга, мәгълүматка дәүләт монополиясе булганда, власть халыкка колакны иркәләүче саннар, фактлар ирештерергә яратканда, дөреслекне каян эзләргә?
Уртача хезмәт хакы илдә чыннан да 38 мең суммы? Әллә дәүләт шыттырамы? Бәйсез белгечләр моның ише саннарның гадәттә арттырылып бирелүен билгели. Шулар ук бәла-каза килгәндә, зыян күрүчеләр чуты, фаҗига масштабын яшерү максатыннан киметелүен дә әйтә. Халыкның коты алынмасын диюдән бигрәк, властька тел-теш тимәсен, дип.
Кемерово фаҗигасе. Рәсми белдерелгән корбаннар – 64 кеше. Дөресме ул? Әллә кайбер мәгълүмат чаралары, аерым интернет ресурслар белдергәнчә, бер ярым, хәтта ике тапкыр артыкмы? Төгәл санны без беркайчан да белә алмаячакбыз. Сүрия сугышында, Донбасста шәһит киткән россиялеләрнең санын белә алмаган кебек. Бу гамәлдә дә без кирегә – СССР заманына кайттык кебек. Аның начар ягына. Исебезгә төшерик: Хрущев “җепшеклеге”нә кадәр Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар саны 7 млн дип йөртелде. ”Җепшеклек” чорында, Брежнев идарәсе вакытларында корбаннар өч тапкыр артып, 20 миллионга җитте. Демократия килгәч, аренага чыккан чын сан – 27 млн.
1990 елларда аңлаган да идек кебек: гражданнарны мәгълүматсыз тоту яки дөреслектән ерак мәгълүмат биреп бару ул – дәүләтнең үз халкына каршы кылган җинаяте. Һәм менә тагын элекке тырма, аның шап итеп маңгайга сугучы сабы. Власть маңгае гына һәрчак читтә: фактларны сөзеп бирү, алдашу хакимияткә теләсә нәрсә кылып та, җавапсыз, җәзасыз калырга мөмкинлек тудырмыймы?
Журналист халкы яхшы белгән, ихтимал, гади телевизор караучы да онытып бетермәгән “Вести”ның элекке хәбәрчесе – Маргарита Симоньян дигән хатын бар. Хәзер ул бик тә олы пост били. Йөзләп илгә телевизион тапшырулар алып баручы мәгълүмати монстр – коточкыч олы пропаганда машинасы “Russia Today”ны (“Бүгенге Россия”) җитәкли. Бәла-каза вакытында саннар белән уйнау шул ханымның Беслан вакыйгаларын яктырткандагы җиңел кулыннан башланмады микән? “Икенче борынгы һөнәр” иясенең баштан ук төгәл билгеле тотыклар санын телеаудиториягә махсус өч тапкыр киметеп, 1100 кешедән 350гә калдырып җиткерүеннән. Имеш, нигә халыкны хафаландырырга, нигә аны куркытырга. Азрак белсеннәр, тынычрак йокларлар. Аның икенче ялганы, хәтерләсәк: “Террорчыларның бернинди сәяси таләпләре дә юк”. Беслан фаҗигасенең килеп чыгышы, Басаевның баштан, беренче минуттан ук ирештергән таләбе – Чечнядан федераль гаскәрләрне чыгару шарты. Анысын соңыннан гына белдек.
Кемеровога кайтыйк. Инде ничә сәгать “Кышкы чия” сәүдә үзәге яна. Корбаннар саны минутлап арта. Челтәрне үзгәртү, ашыгыч хәбәр бирү урынына үзәк каналларда бу вакытта һаман да иске җыр – бандерачы Украина әшәкеләнә, черек Көнбатыш, “Гейропа” безгә каршы яңа этлек ниятли, АКШ теш кайрый, тирә-ягыбыз тулы дошманнар...
Чыннан да, тирә-ягыбызда – безне яратмаучылар. Без аларны үзебез үк тудырдык. Сәбәпләрен әйтеп, язып килдек, кабатламыйм. Инде онытылып беткән, АКШның 40 нчы президенты Рейган СССРга атап бишбылтыр элек әйткән “явызлык империясе” төшенчәсе яңадан кулланышка керде. Үткән ел яралган бәяләмә – “агулы дәүләт” (“токсичное государство”) тә гамәлдә. Тарихта күрелмәгән вакыйга: илчелекләрдән безнең дипломатларны дистәләп-дистәләп куалар. Мөнәсәбәтләр көннән-көн кискенләшә. Каш төзәтәм дип, күз чыгарып маташуыбызны аңлар вакыт түгелме? Бөтенләй соңга калганчы. Ник без геосәясәтнең чамасын белгән, бер кыйтгада да дошман эзләмәгән, тапмаган, шул ук вакытта товарлары белән ярты дөньяны басып алган Кытайдан үрнәк алмыйбыз? Дөньяны заманча икътисад, тырышлык, булганлык аша, илгә ихтирам тудыру юлы белән дә яулап алып була бит. Без үзебез үк тудырган дошманнарны нәфрәт белән куркытып җиңмәкче. Башта ил эчендә тәртип урнаштырырга, заманча тормыш итәргә өйрәнергә кирәкмиме? Безнең чиксез биләмәләрдә дә бит әле, русчалатып әйткәндә, “конь не валялся”. Эчке булдыксызлык, сансызлыкларны кайчан бер гаепсез сабыйлар гомере белән түләүдән туктарбыз, кайчан мәгълүмат чаралары бер генә яклы рупор булудан арынып, дөресен сөйли башлар? Зыянсыз чүплекләр (Волоколамск) төзи белмәгән килеш атом реакторлы ракеталар безгә нигә? Тутык та сәүдә үзәгендәге электр чыбыкларыннан бигрәк, властьның намусында түгелме икән?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев