"Минем әнием - вампир": вампирлар кинода гынамы?
Үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтәм: вампир бертуктамый сөйләсә дә, тавыш чыгарса да, мескенләнсә дә тыныч булырга, бирешмәскә тырышыгыз.
Интернетта вампирлар турында бәхәс алып баручы бер форумга тап булдым. «Мин үземне йомшак, җебегән кеше дип әйтә алмыйм, – дип яза Надежда исемле бер ханым. – Үземне көчле рухлы кешегә санап йөри идем. Бик озак вакыт фатирымдагы мәхшәрнең сәбәбенә төшенә алмый азапландым. Көннән-көн хәлсезләндем, күзгә күренеп ябыктым, ахыр чиктә сырхауханәгә үк эләктем. Шунда кулыма вампирлар турында язма басылган бер газета эләкте. Андагы тасвирлаулар минем тормышымдагы вакыйгаларга бик охшаш иде. Йолдызнамә буенча бөтенләй туры килмәсәк тә, ирем белән бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп яшәвебезгә 26 ел булды. Һәркемнең кәефсез вакыты да, әйткәләшкән, үпкәләшкән вакыты да була. Аңа карап кына кешене вампир дияргә ярамый. Менә үз әниемнең шундый булуы миндә аптыраш тудырды. Бу очракта кемне дә булса гаепләп тә булмый, әни дә, мин дә кешегә ничек тә булса энергетик яктан тәэсир итү дигән нәрсәне белмибез. Әни алты бала табып, бишесен тәрбияләп үстерде. Әти эчәргә яратты, гаилә, балалар хакында уйлап та карамады. Гомер буе гаиләне әни җигелеп тартты, караңгы төнгә кадәр берничә урында эшләде. Без әнине атна уртасында күрми дә идек, бары ял көннәрендә генә. Әни пенсиягә чыкканнан соң да бик озак еллар эшләвен дәвам итте әле. Минем гаебем – әнинең теләге белән исәпләшмичә, «ял иткәнең дә юк» дип, аны өйдә утырырга мәҗбүр итүдә. Кеше арасында йөреп, аралашудан энергия алып яшәгән кеше, яраткан эшен, аралашу мөмкинлеген югалткач, энергия алырга икенче бер чыганак эзли икән. Мин моны соңыннан укып белдем.
Әни өйдә утыра башлагач,озак итеп йокы симертергә өйрәнеп китте. Кайвакыт көне буе йоклый иде (бу да вампирларга хас нәрсә, аның каравы алар төне буе нервыда уйнап, кыштыр-кыштыр йөриләр). Кечкенә кызымны эшкә киткәндә әни белән калдырып китә идем. Бервакыт кайтып керсәм, өч яшьлек бала караучысыз берүзе утыра, ә әни рәхәтләнеп йоклап ята. Шуннан баланы аның белән калдырырга курыктым. Эшемне ташлап, өйдә утыра башладым. Ике кечкенә бала булгач, иртүк торып өй эшләренә тотынам.
Әни сәгать унберләр тирәсендә генә уяна. Ашап-эчеп алгач, бертуктамый зарланырга тотына. Тыңламасаң, арттан мыжгып йөри, үзенекен әйтеп бетермичә туктамый. Берәр сәгатьтән мин хәлсезләнеп кәнәфигә авам, ә ул яшь кызлар кебек бүлмә буйлап йөгеренә башлый. Ирем кайтканчы кичке аш әзерләргә кухняга көчкә өстерәлеп чыгам. Ә әни бизәнеп-ясанып, матур күлмәкләрен киеп, түр башына менеп, ашарга китергәнне көтеп утыра... Ул вакытта әниемә карата тискәре мөнәсәбәттә түгел идем әле, кызгана, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша идем. Аның бертуктаусыз шыңшуын да тыныч кабул итә идем. Тора-бара нервыларымның какшавын сизә башладым. Вампир, гадәттә, кеше сөйләгәнне ишетми, үзенекен генә тукый, бу да шулай. Мин каршы әйтә башладым. Ә аңа шул гына кирәк булган икән. Вампир беркайчан да тавышын күтәрми, әкрен генә сине чыгырыңнан чыгара. Син түзә алмыйча кычкырырга тотынасың, ә ул кымшанмый да, сөйләшкәндә дә тавышы ысылдап чыга. Образлы итеп әйткәндә, ул мине котырта, мин эт кебек котырам, минем каршы дәшүем дә нәкъ эт ләңгелдәвенә охшап кала.
Үзенең авыру икәнлеген исбатлар өчен «Ашыгыч ярдәм» чакырттырды. Мин кер уып йөрим. Табиб әнинең кан басымын үлчәгәч, аптырап: «Кемгә чакырттыгыз сез «Ашыгыч ярдәм»не? Әниегезнең кан басымы яшьләрнеке кебек»,– диде. Чынлап та, аның сәламәтлегенә күпләр кызыгырлык иде шул. Минем кан басымымны үлчәгәннәр иде, яман түбән булуы ачыкланды. Анысы да вампир янында яшәүчегә хас күренеш.
Малай беренче класска укырга кергәч, аны мәктәпкә озата, каршы ала башладым. Менә шунда башланды инде мәхшәр. Әни йокыдан торып йөргәндә мин өйдә булмыйм, ә ул мескенгә энергия «сыгарга» кеше кирәк. Мин кайтышка әни тавыш куптара: янәсе, кайда йөрисең, ул зур малай инде, мәктәпкә үзе генә йөрсә дә ярый. Мин аның каршы килүенә карамастан, баланы мәктәпкә озатуымны дәвам иттем. Ә кайткач, әнине танырлык түгел, урын өстенә менеп яткан, йөзләре суырылып, тәмам мәет төсенә кергән. Малай беренчене бетергәнче әнинең рәте булмады. Аның каравы мин бераз кеше рәтенә кердем. Малай мәктәпкә үзе генә йөри башлагач, тагын шул мәхшәр кабатланды. Әни йөгереп йөри, ә мин бүлмәнең идәнендәге тузанны суыртып бетергәнче берничә тапкыр утырып хәл алам. Табибларга күренү дә файда бирмәде. Кан басымы түбән, йөрәк чәнчи. Ирем минем чыра кебек сызуымны бик авыр кичерде, ничек булса да миңа ярдәм итәргә тырышты. Ул диңгез буена юллама алып кайткач, әни бөтенләй ачлык игълан итте. Мин дә диңгез буена баруга каршы төштем, әнине кызгандым. Ирем минем айваема карамыйча, әнигә иптәшкә сеңлемне чакыртып китерде дә, мине диңгез буена озатты. Анда һич уйламаганда хәлем яхшырып китте, бернинди дару да эчмәдем, кан басымым да үз урынына кайтты, йөрәгем дә какмады. Ә әни мин киткәч өч көн буе авызына бер тәгам ризык алмаган, сеңлем аны кечкенә бала караган кебек караган һәм... үзе дә минем хәлгә калган. Мин шуннан башлап һәр җәй саен кая да булса барып, ял итә башладым. Кайнанама зур рәхмәт, җәй ахырына тәмам хәлдән тайса да, гел әни янында калып торды.
Мин энергетик вампирлар турында китаплар укып кораллангач,әзме-күпме каршы тора белә башладым. Шуннан соң әнинең ничек котырганын күрсәгез. Үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтәм: вампир бертуктамый сөйләсә дә, тавыш чыгарса да, мескенләнсә дә тыныч булырга, бирешмәскә тырышыгыз. Моңзарларын тыңлаган кыяфәт чыгарган булып, колак яныннан гына уздырыгыз.
Иң мөһиме – нервыланмаска, хафаланмаска кирәк. Кеше нервыланып, кыбырсый башлауга, аннан энергия дулкыны агыла башлый, ә вампир нәкъ менә шул энергия белән туклана да инде. Вампир бәйләнә башлауга, син, киресенчә, тыныч булырга тиеш. Иң яхшысы: андый чакта авызыңа су капкан кебек дәшмәү. Алай иткәндә, вампир үзе чыгырыннан чыгачак һәм сезгә бәйләнерлек хәле калмаячак. Вампирның бәйләнүенә илтифат күрсәтмәсәң, ул «шиңә», күзгә күренеп шәлперәя. Алай гына да түгел, әгәр аңа кешеләр белән аралашу мөмкинлеге бирмәсәң, әкренләп «сүнәргә» дә мөмкин».
Ышансаң – ышан, ышанмасаң – юк, кешенең вампирга әйләнүенә җәмгыятьтә үз урынын тапмавы, хыяллары тормышка ашмавы да йогынты ясый икән.
Эльза ХАММАТОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев