Зөфәр Шәйхетдиновны искә алу кичәсеннән [фоторепортаж]
Редакциядә эшли башлаган чак. Мәкаләләр язам, шигырьләрем чыккалый. Шул вакыт КПССның икенче секретаре Зөфәр Шәйхетдинов чакыруын әйттеләр. Барып кердем кабинетына. Олпат гәүдә, җитди кыяфәт, сынаучан караш. Районга язучылар килгән икән, атна буе булачаклар. Зөфәр Шәйхетдинов миңа шуларны авыллар буйлап озатып йөрүче булырга тәкъдим итте. Язучылар белән аралашуым әнә шулай башланды....
Редакциядә эшли башлаган чак. Мәкаләләр язам, шигырьләрем чыккалый. Шул вакыт КПССның икенче секретаре Зөфәр Шәйхетдинов чакыруын әйттеләр. Барып кердем кабинетына. Олпат гәүдә, җитди кыяфәт, сынаучан караш. Районга язучылар килгән икән, атна буе булачаклар. Зөфәр Шәйхетдинов миңа шуларны авыллар буйлап озатып йөрүче булырга тәкъдим итте. Язучылар белән аралашуым әнә шулай башланды. Мәктәпләрдә, клубларда үткән очрашулардан соң кичләрен авыл өендә Мәхмүт Хөсәен, Рәшит Гәрәй, Лирон Хәмидуллин сөйләгәннәрне төннәр буе тыңлау мөмкинлеге биргәне өчен мин Зөфәр Гәрәй улына әле дә рәхмәтле. Үзенә күрә иҗат мәктәбе үттем бит. Райком секретаре бу очракта иҗатка омтылган мин фәкыйрегезне җитәкчедән бигрәк, шагыйрь буларак күреп алган һәм язучылар белән аралаштыру турында кайгырткан. Гомумән, Зөфәр абый гомере буе шагыйрь булып калды. Коммунист буларак, партиянең эшчәнлеге туктатылуын авыр кичерде, шул ук вакытта әлеге вәзгыять, СССРның таркалуы аның шагыйрьлеген көчәйтте генә. Ил язмышы өчен ирләрчә борчылып иҗатка күмелде ул. Ни кызганыч, әле шигърият чишмәсе тамчы да саекмаган Саба шагыйрен рәхимсез үлем гыйнвар аенда арабыздан тартып алды. "Нинди зур шагыйрьне югалтканбыз икән. Сабадан мин әнә шундый хисләр белән кайтып китәм". Зөфәр Шәйхетдиновны искә алу кичәсендә катнашкан Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан үзенең чыгышында әнә шулай дип белдерде. Рәис әйтүенчә, әгәр профессиональ иҗат белән шөгыльләнсә, ул халык шагыйре исеме алырлык югарылыкка күтәреләсе булган. Һәр шигыре камил, җитлеккән, халыкчан. Ихласлылыкка, эчкерсезлеккә сусаган күңелләр зур канәгатьлек, рәхәтлек алды бу кичәдән. Зөфәр абый белән университетта бергә укыган курсташлары шагыйрь Рәдиф Гатауллин, күренекле галим Хатыйп Миннеголовның чыгышлары да залда җылы атмосфера тудырды. Башкортстанның атказанган артисты, Шәйхетдиновларның гаилә дусты Рөстәм Маликов шагыйрьнең "Айлы төндә дигән шигыренә Рөстәм Яхин иҗат иткән романсы белән тамашачыны әсир итте. Үзешчән сәнгатьтә катнашучылар Зөфәр Шәйхетдинов сүзләренә язылган җырларны башкардылар, иң матур шигырьләрен укыдылар. "Килдебәгем -туган төбәгем" шигыренә Рәйсә Имамиева язган җыр беренче тапкыр яңгырады. Кичә өч сәгатькә сузылган һәм әле сөйләргә теләүчеләрнең барысы да сәхнәгә чыга алмый калган икән, бу шагыйрьнең халыкчанлыгы, күпкырлы иҗатта кайнаган булуы турында сөйли. Әдәбият елында үткәрелгән чара, беренчедән, иҗат кешесен тиешле дәрәҗәдә хөрмәт күрсәтеп искә алу булса, икенчедән, әлеге шәхес мисалында тәрбия эшенә хезмәт итте. Тамашачылар алдына оныклары Нур һәм Әйшә белән чыккан Физия ханымны бүтән сәхнәдән җибәрмәделәр. "Кичәне оештыручыларга, катнашучыларга, вакыт табып, Зөфәрне хөрмәт итеп илүчеләргә мең-мең рәхмәт",- диде шагыйрьнең тормыш юлдашы күз яшьләренә ирек биреп.
Билгеле булганча, шагыйрьнең иҗаты 50дән артык кесә дәфтәренә тупланган. Аларны китап итеп чыгаруга мөнәсәбәтле сүзендә Язучылар берлеге рәисе: "Кызлар миңа зур эш, бурыч йөклиләр",- дип кенә куйды. Шулай да без Зөфәр абыйның җырларыннан, иң матур шигырьләреннән китап чыгар дигән өметтә калыйк.
Фәнил Мәүлетов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев