17 июнь 2015 яңалыклары
-
«Йөрәктән йөрәккә» дип аталган хәйрия фестивале
Казанда 21нче июнь көнне «Йөрәктән йөрәккә» дип аталган хәйрия фестивале оештырачаклар. Фестиваль 10.00 сәгатьтә «Туган авылым» күңел ачу комплексында ачыла һәм көне буе дәвам итәчәк. Күңел ачу программасында татар эстрадасы артистлары да катнашырга теләк белдергән. Танылган сәхнә осталары Зөфәр Хәйретдинов, Алинә Шәрибҗанова, Рөстәм Закиров, «Казан егетләре», «ЗөЛәйЛә», «Болгар кызлары» төркемнәре...
-
Сайлаулар кыйбатка чыгачак
Дәүләт Думасына депутатларны вакытыннан алда сайлаулар 2 млрд сумга төшәчәк. Сайлауларны декабрь аенда түгел, сентябрьдә уздырырга карар кылдылар. Аны сентябрьнең өченче якшәмбесендә үткәрәчәкләр. Вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылганы өчен 6нчы чакырылыш депутатлары компенсацияләр алачак. Әлеге закон проектының авторлары - Дәүләт Думасы спикеры Сергей Нарышкин, «Бердәм Русия», ЛДПР һәм «Гадел Русия» партияләре...
-
Татарстанда ипотека алучыларның саны 30 процентка кимегән
Соңгы биш айда Татарстанда ипотека алучыларның саны 30 процентка диярлек кимегән. Узган ел әлеге вакытка кадәр 37,8 мең кеше ипотека кредиты рәсмиләштергән булса, хәзерге вакытта мондыйларның саны 26,8 меңне генә тәшкил итә. Аеруча республиканың Әлки, Әтнә, Чүпрәле, Кайбыч, Тәтеш һәм Теләче кебек зур булмаган районнарында бу саннар шактый түбән. Ипотека...
-
Киңәшләр сандыгы: һәркем үзенә файдалы киңәш табар
Бакчачы почмагы Күп кенә яшелчә үсентеләренә, үсү һәм җимеш бирү дәверендә, йод җитешми. Әйтик, помидорга йодалы су сипсәң, аның чәчәк тәлгәшләре тиз үсеп китә, шуның өстенә җимшәннәре дә күп һәм эре була. Моның өчен өч литр суга бер тамчы йод тамызып, помидор өстенә сибәргә кирәк. Томатның төбенә исә бер чиләк...
-
Депутатларны 13 сентябрьдә сайлаячакбыз
Казан шәһәре Думасының XLIII сессиясендә Казан шәһәре Думасының өченче чакырылыш депутатларын сайлау көнен билгеләделәр. Сайлаулар 13 сентябрьдә узачак. Илсур Метшин әйтүенчә, быелгы муниципаль сайлаулар Татарстан Президентын сайлау белән бер көнгә туры килә. - Әлеге чараларны оештыру зур җаваплылык сорый. Шуңа да оештыручыларга, хокук саклау органнарына игътибарлы булып, сайлауга кагылышлы барлык...
-
Илсур Метшин: “Казанлылар мәдәни яктан баеп кына калмыйча, үзләренең сәләтләрен үстерә алсын өчен барлык мөмкинлекләр дә бар”
"Казан мәдәнияте" концепциясе Казан шәһәре Думасы тарафыннан 2009 елда кабул ителгән иде һәм ул Татарстан башкаласы үсеш стратегиясе белән 2015 елга кадәр туры китереп эшләнелгән. Мондый төр концепцияне кабул итәргә 2013 елда уздырылган Универсиада да этәргеч булуы билгеле. Казанның мәдәни мохитен модернизацияләү, халкының тормыш һәм көндәшлек дәрәҗәсен арттыру, шул ук...
-
Татарстандагы юлларда 25 кешенең гомере өзелгән
Соңгы 16 көндә Татарстандагы юлларда кешеләргә турыдан-туры шәхси бәла-каза китергән 181 һәлакәт теркәлгән. Аларда 25 кешенең гомере өзелгән, тагын 223 кеше җәрәхәтләнгән, имгәнгән. Әлеге һәлакәтләрнең 50се Казанда килеп чыккан, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган, 57 кеше тән казасына дучар ителгән. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе китергән статистика шул...
-
Рамазан ае башлану уңаеннан, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнарга мөрәҗәгать белән чыкты
Рамазан ае башлану уңаеннан, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин мөрәҗәгать белән чыкты.
-
Мәскәү Жанна Фриске белән хушлаша [фоторепортаж]
Бүген 14:00 сәгатьтә Мәскәүнең "Крокус-Сити Холл" залында җырчы Жанна Фриске белән хушлашу чарасы башланды. Матәм чарасына 40 яшендә арабыздан киткән Жанна Фрискеның туганнары, якыннары гына түгел, аның иҗатына гашыйк гади тамашачылар да килгән. Җырчы белән хушлашу өчен "Крокус-Сити Холл" залына чират тезелгән. Хушлашу чарасы бүген 20:00 сәгатькә кадәр дәвам итә......
-
Чишмә буенда самовар кайнатып [фоторепортаж]
Бүген район үзәк китапханәсе каршында эшләп килүче «Өлкәннәр» һәм «Сөембикә» клубына йөрүче ветераннар район үзәк китапханәсе хезмәткәрләре һәм «Ак калфак» оешмасы вәкилләре үткәргән чарада катнаштылар.
-
Игътибар! Бүген кабат яшен, көчле яңгыр һәм җилнең секундына 22 метрга кадәр җитеп көчәюе көтелә
Кичә Татарстандагы гарасат узды. Бүген кайбер район һәм авылларда табигать бәла-казасы китергән чыгымнар санала. Көчле җил, бозлы яңгыр аркасында кичә вакытлыча 6 райондагы 24 торак пункт утсыз калды, машина һәм утчыбыкларына агачлар ауды. Игътибар! Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген кабат яшен, көчле яңгыр һәм җилнең...
-
Украина халкы Россиядә сыеныр урын эзли
Украинаның 1 миллионнан артык кешесе мәҗбүри рәвештә илен калдырып китеп, Россиядә сыеныр урын эзләргә мәҗбүр. Бу хакта Россия Федераль миграция хезмәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Бүген Россия биләмәсендә якынча 2,6 миллион Украина гражданы бар икән. Аларның 1 миллионнан артыгы үз илеең көньяк-көнчыгыш өлешен мәҗбүри рәвештә калдырып китүчеләр. 2014 ел башыннан...
-
Казанда тагын бер автобус янган [+фото]
15 кеше төягән автобуста кинәт янгын чыга. Бәхеткә, янгын башлануга пассажирларны салон эченнән чыгарып җитешәләр. Бу хәл Казанда Гадел Кутуй урамында була. "Нефаз" автобусының арткы өлешендә электр чыбыклары дөрес эшләмичә, янгын башлана. Автобус тулысы белән янып бетә. Әлмәт таңнары
-
Ягулыкка бәяләр күтәрелә башлаган
Автомобильләргә ягулык салу станцияләрендә ягулыкка бәя күтәрелә башлаган. Бу ягулыкка биржа бәяләре арту белән бәйле икән. Узган атнада Россия буенча АИ-92, Аи-95 0,2 процентка арткан. Шул рәвешчә уртача 32,48 һәм 35,2 сумга кадәр тәшкил иткән. «Татнефть» АЗСларында бензинның литры 50 тиенгә арткан. «Роснефть» һәм ТНКда арту 15-21 тиен генә тәшкил...
-
Изге Болгарга сәяхәт [фоторепортаж]