Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Җирлек башлыклары җәза ала

2011 елның августында ТР Министрлар Кабинетының 2012-2014 елларга республиканың коррупциягә каршы көрәш буенча комплекслы программасы расланган иде.

Шул елның ноябрендә ТР Министрлар Кабинеты Президиумының 2009-2011 елларда ТР Коррупциягә каршы стратегиясен гамәлгә куюга багышланган утырыш узды, анда программага якынча нәтиҗәләр ясалды. Утырыш беркетмәсе нигезендә Юстиция министрлыгына Татарстан Прокуратурасы белән берлектә дәүләт (муниципаль) хезмәткәрләрен җинаять җаваплылыгына тартулар турында мәгълүмат җыюны оештыру йөкләнгән иде. Юстиция министрлыгы шул уңайдан, коррупциячел хокук бозулар фактлары белән таныштыру, профилактика максатында муниципаль берәмлекләргә район судлары карарлары турында мәгълүмат җибәрде.

Алардан күренгәнчә, 2012 елның 14 августында Мамадыш районы суды ялган документлар ясаганы, хезмәт урыныннан явыз нияттә файдаланганы өчен Малмыж авыл җирлеге башлыгы А.Кузьминга 2 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 елга ирегеннән мәхрүм итү һәм җирле үзидарә органнарында аерым вазифаларны биләп тору хокукын чикләү җәзасы билгеләгән. Моннан тыш Мамадыш районы судының 2012 елның 13 ноябрендәге хөкем карары нигезендә хезмәт урыныннан явыз нияттә файдалануда гаепле дип табылган Красная Горка авыл җирлеге башлыгы З.Хөснетдиновка 120 мең сум күләмендә штрафка тарту, 2013 елның 16 гыйнварындагы карары белән Урманчы авыл җирлеге башлыгы З.Юнысовны шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләгән.

Быел гыйнвар аенда Лаеш районы суды карары нигезендә ялган документлар белән эш иткән Пәрәү авыл җирлеге башлыгы М.Мингалиев 110 мең сум күләмендә штрафка тартылган. Әлеге хөкем карарлары барысы да законлы көчләренә кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X