Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Керемнәргә белешмә бирелмәгән

Район прокуратурасы муниципаль хезмәткәрләр тарафыннан муниципаль хезмәт, коррупциягә каршы тору турындагы законнар таләпләренең үтәлешен тикшерде.

"Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында" Федераль законның 15нче мадәәсе нигезендә граждан муниципаль хезмәткә урнашканда, шулай ук муниципаль хезмәткәр ел саен, хисап елыннан соң килүче елның 30 апреленнән дә соңга калмыйча, керемнәре, мөлкәте турында һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турындагы белешмәләрне яллаучы (эш бирүче) вәкиленә тапшырырга бурычлы. Күрсәтелгән белешмәләр Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең керемнәре, мөлкәте турында һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында белешмәләр бирү өчен билгеләнгән тәртиптә һәм рәвештә тапшырыла. Муниципаль хезмәткәргә шундый ук бурыч "Коррупциягә каршы тору турында"гы Федераль закон нигезендә дә йөкләтелә.

Прокуратура үткәргән тикшерү барышында авыл җирлекләре, шулай ук Саба муниципаль районы Советы һәм башкарма комитеты муниципаль хезмәткәрләре тарафыннан 2010 ел өчен үзләренең, хатыннарнының һәм балигъ булмаган балаларының керемнәре, мөлкәте турында һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре турындагы белешмәләр тутырылганда закон таләпләренең үтәлмәве ачыкланды. Аерым алганда, балигъ булмаган балаларның керемнәре, мөлкәте мөлкәти характердагы йөкләмәләре турындагы белешмәләрнең бирелмәве билгеле булды.

Нәтиҗәдә прокуроратура муниципаль хезмәткәрләрне "Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында" "Коррупциягә каршы тору турында"гы Федераль законнар таләпләрен үтәргә мәҗбүр итү турында район судына гаризалар җибәрде. Хәзерге вакытта гражданлык эшләре муниципаль хезмәткәрләрнең прокуратура таләбен үз ихтыярлары белән үттәүләре сәбәпле туктатылды.

Э.Фәйзетдинова,

район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев