Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Әләм элүнең дә җае бар

Район прокуратурасы Россия Федерациясенең дәүләт билгеләре турындагы федераль закон таләпләренең үтәлешен тикшерде.

"Россия Федерациясенең Дәүләт флагы турында"гы Федераль конституция законының 2нче маддәсе нигезендә, Россия флагы үзе генә яки башка флаглар белән РФ субъектларының дәүләт хакимияте органнары биналарында гына даими булырга тиеш. Ә җәмәгать берләшмәләре, предприятиеләр, учреждениеләр, оешмалар биналарына, шулай ук шәхси йортларга ул Россия Федерациясе дәүләт бәйрәмнәре көннәрендә эленә (яки мачталарга, флагштокларга куела).

"Татарстан Республикасының дәүләт символлары турында"гы ТР Законының 9нчы маддәсе нигезендә Татарстан Республикасы дәүләт флагы шулай ук дәүләт органнары һәм җәмәгать берләшмәләре, җирле үзидарә органнары, предприятиеләр, учреждениеләр һәм милек формалары төрле булган оешмалар тарафыннан үткәрелгән тантаналы чараларда күтәрелергә мөмкин.

Прокуратура үткәргән тикшерү күрсәткәнчә, җаваплылыгы чикләнгән" Автотранспорт" җәмгыятендә әлеге нормалар бозылган. Биредә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт флаглары даими эленеп торган. Нәтиҗәдә җәмгыять директоры исеменә дәүләт билгеләре турында закон таләпләрен бозуны бетерү таләбе белән язмача тәкъдим кертелде. Хәзерге вакытта прокурор таләбе үтәлде.

Э.Фәйзетдинова,

район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Россия флагы