Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

ПАНДУСЛАР – ИНВАЛИДЛАР ИХТЫЯҖЫ

Район прокуратурасы шәх­си эшмәкәрләр һәм юридик затлар тарафыннан инвалидларны социаль яклау турында закон таләпләренең үтә­лешен тикшерде.

"Россия Федерациясендә ин­валидларны социаль як­­лау турында"гы Фе­де­раль законның 15нче мад­дәсендә бәян ителгәнчә, җирле үзидарә органнары һәм оешмалар инвалидларга социаль инфраструктура объектларына (йортларга, спорт корылмала­рына, ял итү урынна­рына, җәмәгать һәм җитештерү биналарына һ.б) тоткарсыз үтеп керү, шулай ук тимер юл, су, һава, автомобиль транспортыннан, элемтә һәм мәгъ­лүмат чараларыннан тоткарсыз файдалану өчен шартлар тудырырга тиешләр. Гамәлдәге объектларны ин­валидларның их­тыяҗларына тулысынча туры китерү мөмкинлеге булмаган очракта, әле­ге объ­ект хуҗалары, ин­валидларның җәмә­гать оешмалары бе­лән килешенеп, мини­маль таләп­ләрнең үтәлешен тәэмин итү чаралары кү­релергә тиеш. Шундый таләпләрнең берсе - биналарга инвалид коляс­калары белән керү өчен пандуслар ясау.

Прокуратура үткәргән тик­­шерү барышында аерым кибетләрдә, сәүдә нокталарында шушы минималь таләпләрнең үтәл­мәгәнлеге, ягъни кул­тыксалы пандуслар эшләнмәве ачык­ланды. Тикшерү нәтиҗәләре буенча әлеге объектларның җи­тәкчеләрен биналарга пандуслар эшләргә мәҗ­бүр итү таләбе белән Саба район судына 42 дәгъ­ва гаризасы бирелде. Хәзерге вакытта суд карары нигезендә 18 гариза уңай хәл ителде.

Э.Фәйзетдинова,

район прокуроры ярдәмчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X