Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Таксилар төсен үзгәртмәсә

Район прокуратурасы эшмә­кәрлек эшчәнлеге өлкәсенә кагылышлы закон таләпләренең үтәлешенә күзәтчелек үтүне даи­ми игътибарда тота.

Шул мак­саттан таксида пассажир­лар йөртү һәм йөк ташу эшчән­леген җайга салучы федераль һәм республика законнары таләпләренең үтәлеше тикшерелде. Хәзер закон буенча такси кузовы ак яисә сары төстә булырга тиеш. Прокуратура соңгы вакытта үткәргән тикшерүләр күрсәткәнчә, районда пассажирлар йөртү хезмәте күрсәтүче 33 шәхси эшмәкәрнең такси автомобиле шушы таләпкә туры китерелмәгән иде. Шуның өстәвенә алар рейска чыгар алдыннан йөртүчеләргә медицина күзәтүе үткәрүне дә тәэмин итмәгәннәр. Тикшерү нәтиҗәләре буенча әзерләнгән материаллар чара күрү өчен вәкаләтле органнарга җибәрелде.

Мәгълүм булганча, РФ Гражданнар кодексының 23нче маддәсе нигезендә гражданин шәхси эшмәкәр сыйфатында дәүләт теркәве узса, юридик зат булдырмыйча гына да эшмәкәрлек эшчәнлеге белән шөгыльләнергә хокуклы. Шуңа да карамастан, автомобильләрен такси итеп файдаланучы кайбер гражданнар әлеге шартны үтәргә ашыкмый. Тикшерү нәтиҗәләре буенча дәүләт теркәве узмыйча гына таксида пассажирлар йөрткәне өчен Тенеки авылында яшәүче Ф.Фәләхиевка карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. Ул прокурор карары нигезендә 500 сум күләмендә штрафка тартылды. Тикшерү барышында тиешле рөхсәт алмыйча пассажирлар йөртү буенча эшмәкәрлек итүнең ике факты ачыкланды. Нәтиҗәдә шәхси эшмәкәр А.Гыйззәтуллин 2000 сум штрафка тартылды. Тагын бер факт буенча кузгатылган эш каралу стадиясендә.

Ләйсән Гаффарова,

район прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев