Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Татарстанда М7 юлында ике зур йөк машинасы бәрелешкән һәм аларга ут капкан

Колсәет бистәсе янында булган авария нәтиҗәсендә 56 яшьлек ир-ат һәлак булган.

Татарстанда М7 юлында ике зур йөк машинасы бәрелешкән һәм аларга ут капкан. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген төнлә бердәм 112 ашыгыч хезмәт номерына Колсәет бистәсе янындагы М7 трассасының 812 чакрымында ике «Фредлайнер» фурасы бәрелешеп, автомобильләр яна башлавы турында хәбәр алынган.

Нәтиҗәдә, бер зур йөк машинасының 56 яшьлек йөртүчесе һәлак булган. Икенче машина йөртүчене табиблар урында караган, госпитализация таләп ителмәгән.

Йөк машиналарына капкан утны сүндерү белән 113нче янгын сүндерү часте хезмәткәрләре шөгыльләнгән.

Фото: whatsapp

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев