Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Телефоннан ялган килсә

Кесә телефоны соңгы вакытта уңайлы элемтә чарасы булудан тыш, алдакчылар кулында кешеләргә борчу китерүче приборга да әйләнде.

Моның мисалы - бәлага юлыккан туганнар һәм аларны коткару өчен зур суммада акча кирәк булуы турында әйтеп көтелмәгән шалтыратулар яки СМС-хәбәрләр. Алдакчылар акчаны кәрәзле телефон номерына яки махсус счетка күчерү яки банкта блиц-акча күчерү юлын тәкъдим итәргә дә онытмыйлар, ә номерларны телефон аша әйтәләр. Телефоннан чылтыратып яки СМС-хәбәр аша кыйммәтле бүләк оту турындагы хәбәр. Әлеге бүләкне яки компенсацияне алу өчен, бүләк бәясе процентларын яки товарны китереп бирү бәясен күчерү кирәклеге. Үзләрен им-томчы, өшкерүче итеп танытып, сәламәтләндерү һәм бозымны кайтару буенча үз хезмәтләрен тәкъдим итәләр һәм шул рәвешле бар акчаны һәм кыйммәтле әйберләрне урлыйлар.

Үзләрен дәүләт учреждениеләре (пенсия фонды, социаль хезмәткәр, сәламәтлек саклау, полиция) хезмәткәрләре итеп танытып, нинди дә булса документларны рәсмиләштерү, акча алмашынуга бәйле акчаларны алмаштыру, азык-төлек продуктларын базар бәяләреннән түбән бәядән сату буенча үз хезмәтләрен тәкъдим итәләр. Алдан ачыклау юлы белән ерак туганнар булып ышаныч яулыйлар.

Кагыйдә буларак, телефон аша алдаучылар Россиянең төрле төбәкләреннән, шуңа күрә урланган акчаны кире кайтарту мөмкин түгел диярлек. Җинаятьчеләр дөньяда булмаган кешеләр яисә намуссыз кәрәзле элемтә операторлары тарафыннан башка гражданнар исеменә теркәлгән сим-карталардан файдаланалар. Ә мошенниклык корбаны булу - игътибарсызлык, дөньяда алдакчылык белән шөгыльләнүчеләр барлыгы турында берни белмәү нәтиҗәсе. Шуңа күрә тозакка социаль якланмаган өлкән яшьтәгеләр ешрак эләгә. Алдартазлар хәйран гына яхшы психологлар һәм һәрнәрсәгә ышанырга әзер торган кешеләр күп булганга гына мәкерле эшләрен дәвам итә алалар. Шуңа күрә кешеләргә уяу булыгыз, алдакчылар тозагына капмагыз, диясе килә.

Руслан Закиров,

икътисадый куркынычсызлык һәм

коррупциягә каршы тору юнәлешендә эшләүче

өлкән оператив уполномоченный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев