Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

“Тимершык” кулланучылар җәмгыятендә таләпләр үтәлмәгән

Район прокуратурасы "Тимершык" кулланучылар җәмгыятендә пенсия законнары таләпләренең үтәлешен тикшереп, җәмгыять җитәкчеләренең фондка иминият кертемнәре күчерүгә карата зур җавапсызлык күрсәтүләрен ачыклады.

"Россия Федерациясендә мәҗбүри пенсия иминияте турында"гы Федераль законның 10нчы маддәсендә язылганча, иминиятләштерелгән кеше өчен РФ Пенсия фондына күчерелгән кертемнәр суммасы аның шәхси счетында исәпкә алынып барыла. Шул ук канунның 10нчы маддәсе нигезендә иминиятләштерүчеләр һәр календарь ай йомгаклары буенча иминиятләштерелгән затларга исәпләнгән түләүләр күләменнән чыгып иминият кертемнәре күчерергә тиешләр. Әлеге түләүләр Пенсия фондына һәр айның 15нче числосына кадәр кертелеп барырга тиеш. Әмма әлеге таләпләр "Тимершык" кулланучылар җәмгыятендә үтәлмәгән. 2012 елның IV кварталы өчен түләнмәгән иминият кертемнәре 281 мең сумга җиткән.

Прокуратура үткәргән тикшерү нәтиҗәләре буенча җәмгыять директоры исеменә пенсия законнары таләпләрен үтәүдә кимчелекләрне бетерү таләбе белән прокурор тәкъдиме кертелде

Ләйсән Гаффарова,

район прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тимершык undefined пенсия прокуратура иминият кертемнәре

2
X