Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Транспорт салымы декларациясе

РФ Салым кодексының 361.1нче маддәсе 1нче пункты нигезендә оешмалар ел төгәлләнгәч, 1 февральдән дә соңга калмыйча, салым органына транспорт салымы буенча декларация тапшырырга тиешләр.

2012 елның салым чоры өчен салым түләүчеләр декларацияне Федераль салым хезмәтенең "Транспорт салымы буенча электрон формада декларация бирүнең формасын һәм форматын һәм аны тутыру тәртибен раслау турында"гы N MMB-7-11/99@ санлы боерыгы (20.02.2012) белән расланган форма белән тапшыра. Декларациядә салым күләме сумнарда күрсәтелә, тиеннәр язылмый. Мөһер кәгазьнең бер генә ягына сугыла, битләрне бер-берсенә беркетергә рөхсәт ителми. Берничә бертөрле блокларга бүленгән 1нче бүлек бу очракта аерым тутырыла. Һәр блокта аванс түләүләре суммасы квартал нәтиҗәләре буенча тулы күрсәтелә. Ул тиешле салым базасы һәм салым ставкасы тапкырчыгышының дүрттән бер өлеше буларак исәпләп чыгарыла. Декларациянең 030 саны куелган юлы буенча түләнергә тиешле яки 040 саны куелган юл буенча киметелергә тиешле салым суммасы һәр алдагы беренче өч кварталга исәпләнгән аванс түләүләре суммасын чигерү юлы белән билгеләнә. Киметелгән сумма моның өчен билгеләнгән 040 юлына минус (-) билгесез генә языла.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)


Районара салым инспекциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Транспорт салымы