Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Урланган чыршы бизәмә!

Яңа ел каршыларга санаулы көннәр генә калып бара. Димәк, әлеге бәйрәмнең төп атрибуты булган чыршы бизәргә дә, шул ук вакытта урманнарны да законсыз агач кисүчеләрдән сакларга вакыт җиткән.

Шул максаттан Татарстан урман хуҗалыгы министрлыгының Яңа ел алды чорында яшь ылыслы агачларның сакланышын тәэмин итү турында боерыгында бәян ителгәнчә, агачларны рөхсәтсез кисү фактларын ачыклау өчен "Чыршы" оператив-профилактика операциясе оештырылачак, гаеплеләргә административ чара күреләчәк. Урманнарга 5 мең сумнан да күбрәк зыян салучыларга җинаять эше дә ачылырга мөмкин.Яңа ел чыршыларын махсус урыннарда гына сатарга рөхсәт ителә.

Саба урман хуҗалыгында да моның өчен махсус урыннар билгеләнде. Аларны участок урманчылык­ларында, шулай ук Яңа ел алды ярминкәләрендә сатып алырга мөмкин. Бәяләре һәркемнең көченнән килерлек. Мәсәлән, бер метр­лы чыршы 215 сум, метр ярымлысы - 290, 2 метрга кадәрлесе - 342, 3 метрга җитә язганы -570, 3,1-4,0 метрлысы - 863, 4,1-5,0 метрлысы - 1372, 10 метрдан озынраклары 4060 cум тора. Һәр агачка документ бирелә, ул булмаса, чыршы законсыз киселгән булып санала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев