Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Хокук мәктәбе

Ветеран гозерен – аяк астына

Куллану базары киңәйгән саен хезмәт күрсәтү төрләре дә арта һәм алар халыкта зур сорау белән файдаланыла.

Шуның белән бергә күрсәтелгән хезмәттән, товарның сыйфатыннан канәгатьсезлек белдерү очраклары да бар. Соңгы вакытта хокукларын яклауны үтенеп безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең артуы шул хакта сөйли. Алар белән сөйләшкәч, сатучыларның кулланучыларның законлы таләпләрен ирекле тәртиптә үтәргә теләмәүләре ачыклана.

Кулланучылар хокукын яклауның бер мисалы булып шәхси эшмәкәр кибетеннән "Позис МИР" суыткычы алган Бөек Ватан сугышы ветераны Камил Якуповның мөрәҗәгатен карау тора. Иске Икшермә авылында яшәүче олы яшьтәге кешенең йортына алып кайтып урнаштыргач, суыткычның төзексезлеге ачык­лана һәм аны кабат кибеткә тапшырырга туры килә. Гарантияле ремонтка сервис үзәгенә җибәрелгән көнкүреш техникасы сервиста озак тотыла. "Кулланучыларның хокукларын яклау турында"гы Законның 20нче маддәсе нигезендә, әгәр товарның кимчелеген бетерү вакыты якларның язмача килешүе белән күрсәтелмәсә, җитешсезлек иң минималь срокта бетерелергә тиеш. Әмма закон таләбе үтәлми. Ветеран Арча территориаль органының Саба районындагы белгеченә мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булды. Шуннан соң кибеткә сыйфатсыз товар өчен түләнгән акчаны ветеранга судка кадәр кайтарып бирү таләбе белән дәгъва белдерелде. Кызганычка каршы, дәгъваны шәхси эшмәкәр игътибарсыз калдырды.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Радик Локманов,

кулланучылар хокукларын яклау белгече.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кулланучылар хокукы