Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иҗат

Ришат Фазлыйәхмәтов буранлы юлда авариягә эләккән

Популяр татар җырчысы Ришат Фазлыйәхмәтов юл һәлакәтенә эләккән. Машина юл кырыена чыгып очкан. Бу хакта артист үзе хәбәр итә.

"Җомга көн буран дулауга карамастан, дустым белән юлга чыккан идек, кызык булдык бит әле. Кар астында боз булу сәбәпле, машинаның идарәсен югалтып, юл кырыена чыгып очтык. Ярдәм көткәндә, әзрәк туңылган, температура белән ятып алдым кичә. Күптән йөри идем: "Ял итәсе килә",-дип. Менә сиңа ял!  Уйларны чамалап уйларга кирәк икән. Хәзер үземне яхшы хис итәм. Ашыгыч эшегез булмаса, рәхәтләнеп өегездә генә утырыгыз димәкче идем. Вәт дулапмы дулый, мин әйтәм… Тәтишка да бу хәлләрне белгәч, шул чама дулады. Буранда юлга чыккан өчен бераз эләкте. Нәтиҗә: "Тышта буран булса булсын, өйдә буран булмасын",- дип уртаклаша ул. 

 

 

чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев