“Барыбер сәхнә юлын сайлар идем”
Тинчурин театрының яшь актрисасы Айсылу Мөсәлләмовага, театрга эшкә килү белән, чибәр, хыялый кыз образларын ышанып тапшыралар. Күпчелеге – җырлы рольләр. Балалар әкиятеннән соң көтмәгәндә “Сүнгән йолдызлар”дагы Сәрвәр дә булып куя ул. Җырларга хыялланган, әмма җырчы булырга теләмәгән кыз бүген икеләтә бәхетле: Айсылу – җырчы-актриса. Әмма ул моның белән генә чикләнми, яңа һөнәрләр дә үзләштерә. Буш вакытында фотога төшерергә, аларны эшкәртергә өйрәнә һәм җырлар иҗат итә икән. Айсылу белән якыннанрак танышырга булдык.
– Кем ул – Айсылу Мөсәлләмова?
– Мин – Башкортстан Республикасының Илеш районында урнашкан Карабаш авылы кызы. Гаиләдә без өчәү, мин – уртанчы бала. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетына, театр факультетының эстрада бүлегенә укырга кердем. Җитәкчебез – Салават абый Фәтхетдинов иде. Ә холкыма килгәндә, Кәҗәмөгез йолдызлыгы астында туганга, бар нәрсәгә дә аек акыл белән карарга тырышам. Хис-тойгылар беренче урынга менсә, төрле күңелсез хәлләргә юлыгырга мөмкин дигән уй яши миндә.
– Сезнең беренче ролегез балалар әкиятендә булды. Тора-бара драматик образларга да чират җитте. Кайсы авыррак бирелә?
– “Әкият китабы” спектаклендә Гүзәлсылуны уйнадым. Чынлыкта, әкияттә уйнау авыр. Балалар алдына чыгу осталык таләп итә. Аларның игътибарын тотып, балачакка алып кайту, алар кебек фикерләп, шул ук вакытта үзең булып калу – катлаулы бурыч. Моның өстенә, сәхнә тәҗрибәм дә юк иде әле. Әмма театр артисты үзен төрле амплуада сынап карарга тиеш. Бу уңайдан үземне бәхетле йолдыз астында тудым дип саныйм. Кулыма диплом алуга Тинчурин театрына эшкә кердем. Әле биредә өченче сезонымны гына эшләсәм дә, яратып уйнаган рольләрем бар. Артист өчен эш урынында режиссерның игътибарын, яхшы мөнәсәбәтен тою – бәхет. Безнең режиссерыбыз Рәшит Заһидуллин мактауга артык юмарт кеше түгел, сирәк кенә җылы сүзләр әйткәли. Әнә шул бер җылы сүзе миңа иҗатта кайнарга, эшләргә омтылыш, көч бирә дә.
– Тормышыгыз башка юлдан китсә, нинди һөнәр үзләштерер идегез?
– Мин кечкенәдән сәхнәдә булдым, төрле конкурс-бәйгеләрдә катнашып үстем. Шуңа сәхнәнең сихри көчкә ия булуын да иртә аңладым. Ничек булса да, барыбер сәхнә белән бәйле һөнәр сайлап, шул юлдан китәр идем.
– Димәк, Сез – җырчы-актриса. Тавышыгызны саклап калу буенча ниндидер аерым күнегүләр эшлисезме?
– Театрда эшләү өчен дә моңлы, матур тавыш кирәк. Тамашачы сине ишетеп ярата, күңелендә йөртә. Дүрт ел Римма Ибраһимовада белем алдым, ул минем тавышымны профессиональ дәрәҗәдә ачты, шуның өчен рәхмәт аңа. Табигый тавышны саклау бик мөһим. Шуңа да мин авырмаска тырышам. Үлән чәйләре эчәргә яратам. Менә авылда ялда булуымнан файдаланып, төрле үләннәр җыеп, киптереп куйдым.
– Театрдагы яшь буын үзара татар телендә аралашамы?
– Урысча фикер йөртү, аралашу киң таралган күренеш шул. Үземә килгәндә, мин – авыл баласы. Әнием – татар теле укытучысы, татар теле буенча олимпиадаларда катнаша идем. Татар кызы булуым белән горурланам. Кешегә ияреп, вата-җимерә урысча сөйләшеп, үз телемне кимсетергә теләмим.
– Өлкән буын артистларның киңәшләренә колак саласызмы соң?
– Театр коллективы, эшли башлагач та, бик җылы кабул итте. Өлкән артистларыбызның мөнәсәбәте, игътибары үз-үземдә ышаныч уятты. Беренче тапкыр сәхнәгә чыкканда дулкынланасың, һәр спектакль саен борчылу була бит. Менә шундый вакытларда аларның ихлас теләктәшлеге бөтен каушауларны юкка чыгарырга булыша.
– Тамашачы истә калдырсын өчен бер шаккатыргыч роль җитәме, әллә бик күп образлар тудырырга кирәкме?
– Минемчә, артист күбрәк рольләр уйнаган саен камилләшә генә. Сәхнәдә герой характерын тулы итеп чагылдыру, образ тудыру – җиңелләрдән түгел. Мәсәлән, “Соңгы әсәр” драмасында мин Мөршидә ролен уйныйм. Кечкенә генә бер эпизод ул. Тик мин аны бик яратам. Героиняның табигате минекенә туры килә.
– Күпчелек яшь актрисалар Мәйсәрәне, Офелияне уйнарга хыяллана. Сезнең дә шундый хыял бардыр?
– Хыялсыз кеше – канатсыз кош, диләр. Иң зур теләгем – музыкаль әсәрләрдә матур образлар тудыру.
– Хыял дигәннән, татарча фильмда төшәргә телим, дигән идегез.
– Кино өлкәсендә дә үземне сынап карыйсым килә. Кастингларда еш катнашам. Монда да бер бәхет елмаер әле.
– Артист кеше нинди китаплар укый, нинди фильмнар карый икән?
– Бөек классик драматургларыбызның әсәрләрен кабат-кабат укырга яратам. Татар телендә күбрәк укыйм. Соңгы арада укыган әсәрем – Флүс Латыйфиның “Ишелеп төшкән бәхет”е. Яхшы сыйфатлы фильмнарны вакыт булганда карарга тырышам. “Кавказская пленница”, “Служебный роман” кебек күпләрнең күңелен яулаган кинолар бер дә туйдырмый.
– Сез нәрсәгә ышанып яшисез?
– Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм берлегенә ышанам. Бәхет касәм мөлдерәп тулган, күзләр тимәсен, дип яшим. Бу дөньяда яшәгән һәр кеше шулай бәхетле булсын иде. Чын күңелемнән теләгән бар теләкләрем дә чынга ашып килә, Аллаһка шөкер. “Башкалар өчен якты нур булу – кеше ирешә алырлык иң зур бәхет. Ул чакта аны бернинди газап та, әрнү дә, кайгы-хәсрәт тә, мохтаҗлык та куркытмый” – бу минем тормыш шигарем.
– Бәхетле булуыгыз турында гел искәртеп торасыз. Нәрсә соң ул бәхет? Эшле-ашлы булумы, үз урыныңны табумы?
– Тормышта үз урыныңны табу – эшле-ашлы булу дигән сүз инде ул. Ә мин үз юлымнан барам, үз урынымны таптым. Димәк, бәхет менә шул!
Фото: http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев