Белгечләрне ничек авылга кайтарырга? (сораштыру)
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында Россия вузлары рейтингында соңгы урында барганнары өчен Казан аграр университеты һәм Н. Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицина академиясе ректорларын тәнкыйтьләде. “Аграр югары уку йортларын тәмамлаучыларның унсигез проценты гына авылга эшкә кайта. Бу бик начар, тәртип урнаштырырга кирәк. Мәсьәлә район башлыкларына да кагыла”, – диде Президент. Сезнең җирлектә белгечләр бармы? Яшьләрне авылга ничек җәлеп итәргә?
Заһит Габбасов, мал табибы:
– Мин әле яшь белгеч, ярты ел гына эшлим. Үз эшемне бик яратам. 12-14 чакрым ераклыктагы авылдан килеп эшлим. Айга 12-15 мең сум хезмәт хакы алам. Әлбәттә, бу гына җитми. Әгәр авылда яшьләргә мөмкинлекләр тудырылса, хезмәт хакы әйбәт булса, башкалар да бик теләп кайтыр иде. Шәһәрдә дә сине көтеп тормыйлар бит. “Подъемный” акчасы көтәм. Бәлкем, аны алгач, күңел күтәрелеп китәр.
Булат Җиһаншин, Казан дәүләт аграр университетының уку-укыту эшләре буенча проректоры:
– Без әзерлибез, әгәр кимчелек булса, укыту планнарын да төзәтә алабыз. Әмма яшьләрне авылга җәлеп итү бигрәк тә эш бирүченең яшь белгечләрне кызыксындыра алуына, авыл хуҗалыгы товарларының әйләнештә булуына бәйле. Студентларны максатчан программа буенча әзерләү дә мөһим. Республикада аграр тармакны үстерү өчен шактый эшләр башкарыла. Авыл хуҗалыгы юнәлешенә кайтучыларга “подъемный” акча, студентларга өстәмә ун мең сумга кадәр стипендияләр түләнә. Безгә студентларның 60 проценттан артыгы техникумнар тәмамлап килә, аларның кулында беренче диплом бар. Андыйлар, укып бетергәч, авылга кайталар. Бакча яшендәге сабыйлар, мәктәп укучылары белән һөнәри юнәлеш буенча эшлибез.
Альберт Гыйниятов, Чистай авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлаучы, эшмәкәр:
– Татарның акылы төштән соң, диләрме әле? Бездә башта җимерәләр, аннары нәтиҗәсен күреп, уйлана башлыйлар. Ваклап сату киоскларын башта бетерделәр, хәзер яңадан торгызырга ниятлиләр. Авылны башта оптимальләштерделәр, хәзер авыл юкка чыга, яшьләр китә, белгечләр кайтмый, дип ачыналар. Сәбәбе гади – халыкка анда калу һәм яшәү мөмкинлекләре булмау. Хуҗалыкларда сыер, сарык калмады, кышын кар чистартырлык трактор юк. Мегафермалар, агрохолдинглар төзибез дип, бар малны бер урында туплап, гөрләп торган авылларны бушаттылар. Балалар бакчасы, мәктәбе, клубы, кибете булмаган авылларның киләчәге юк икәне көн кебек ачык иде. XXI гасырда яшибез, авылларда интернет түгел, телефон да тотмый... Инде санлы телевидение турында сүз кузгаталар. Гомерлек бәла – юллар, автобус маршрутлары турында әйтеп тә тормыйм. Шул мөмкинлекләрне, уңайлыкларны тудырмыйча, тиешле хезмәт хакын түләмичә, кайтмый яшь белгеч авылга. Кайтырга батырчылык итсә дә, тиенлек хезмәт хакына яисә ярты, өчтән бер ставкага эшләп йөрмәячәк.
Фатих Сибагатуллин, Россия Дәүләт Думасы депутаты:
– Бу һөнәрләрне абруйлы итү өчен яхшы түләү булдырырга кирәк. Ул белгечләрнең хезмәт хакы күпме икәнен өйрәнүче бармы? Хәзер икътисадчыларга, IT-технология белгечләренә өстенлек бирәләр. Әйе, аларның хезмәт хакы югары, ә авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнеке бөтенләй башкача. Кадрлар әзерләү мәсьәләсе дә аңлашылмый. Элек колхоз-совхоз белгечне бөтен нәрсә белән тәэмин итте: яшәү өчен торак бирде, хезмәт хакы да башкаларныкыннан ким түгел иде. Мин – авылда ветеринария табибы булып эшли башлаган кеше, аннары колхоз рәисе булдым. Ул чакта карьера үсеше бар иде. Хәзер исә хуҗа ничек тели, шулай була.
Рәмис Хәялиев, Кайбыч районы башлыгы урынбасары:
– Максатчан программаларны дөрес итеп куллана белү кирәк дип саныйм. Үз җирлегеңдәге егет-кызларны уку йортларында укытып кайтару – иң нәтиҗәле алым. Башта, әлбәттә, егет-кыз авыл хуҗалыгы тармагы һөнәрен яратамы, һөнәрен җитди кабул итәме, шәһәргә киткәч, кире әйләнеп кайтачакмы – шул якны өйрәнәсең. Яшь кеше максатчан программа буенча укыгач, туган ягына кайтачагын белеп тора. Безнең районнан җибәрелгәннәр, укып бетергәч, кайталар. Әлеге программа үзен аклый.
Илнур Мортазин, агроном (Түбән Кама):
– Югары уку йортын тәмамлагач, ике ел авыл хуҗалыгында эшләдем. Хәзер Түбән Кама “Шинник” оешмасы теплицасына үз белгечлегем буенча урнаштым. Авылда эш сәгатем иртәнге биштә башланды, өйгә төнге уникедә, бердә кайтып кердем. Хезмәт хакы эшенә күрә түләнмәде, аны да кайчакта вакытында бирмәделәр. Эшкә урнашканда яшь белгечне Авыл хуҗалыгы министрлыгы да, эш бирүчеләр дә вәгъдәгә күмә – колакка токмач эләләр, ә чынлыкта ул – коры сүз генә. Тиешле өстәмә ярдәмне дә бер елдан соң гына ала алдым. Эштән киткәндә аны кире кайтардым. Без төркемдә 24әү идек. Уныбыз авыл хуҗалыгы буенча эшкә урнашты. Хәзер белгечлек буенча эшләүче бер мин генә, башкалар китеп бетте, чөнки бөтенесендә дә шундый ук проблемалар. Түбән Камада эшкә урнашкач, озакламый торак бирделәр, монда хезмәт хакы да икенче төрле.
Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев