Җиңү килде җирне нурга күмеп...
8 майда Шәмәрдәндә тантаналы шартларда Бөек Җиңүнең 81 еллыгына багышланган парад һәм бәйрәм митингы үтте.
Көннең иртәдән кояшлы, матур булуы күңелләргә тагын да бәйрәм рухы, күтәренке кәеф өстәде. Бәйрәм тантанасы иң элек Шәмәрдәндә эшләп килүче оешма-предприятие, учреждение коллективлары парады белән башланып китте. Мәйданга иң беренчеләрдән булып 61 хезмәткәрне берләштергән Шәмәрдән күптармаклы коммуналь хуҗалык коллективы узды. Хезмәт коллективлары сафлары бер-бер артлы үтеп, алып баручылар аларның һәрберсенең хезмәт күрсәткечләре белән таныштырып уздылар. Бәйрәм тантанасында иң түрдәге урынны мөхтәрәм тыл ветераннары алды. Кызганыч, сугышның бар авырлыгын үз иңнәрендә күтәргән тыл батырларының да сафлары елдан-ел кими. Шәмәрдән авыл җирлеге буенча 11 тыл ветераны яши. Ветераннар саны кимү белән хәтер дә саега бара дигән сүз. 1418 көн дәвам иткән Бөек Ватан сугышында Шәмәрдәннән фронтка 700гә якын кеше китә, шуларның 92се хәбәрсез югала, 171 кеше илебез азатлыгы өчен башларын сала. 89 кеше инвалид булып туган җирләренә әйләнеп кайта.
Шәмәрдәнлеләрне Бөек Җиңү көне белән муниципаль район башлыгы урынбасары Расих Закирҗанов тәбрикләде.
“9 Май –тантаналы, шул ук вакытта күп корбаннар исәбенә яуланган тиңдәшсез зур бәйрәм. Шәмәрдән станциясе сугыш чорында төп рольне уйнаган: 8427 райондашыбызны сугышка озаткан, шуның 4939 ы гына кире әйләнеп кайткан. Сугыш афәте бер генә гаиләне дә читләтеп үтмәгән. Җиңү көнен үзен аямый көрәшкән каһарманнар белән бергә, көнне-төнгә ялгап фидакарь хезмәт куйган тыл ветераннары да якынайта. Безнең аларның батырлыгын да онытырга хакыбыз юк!” – диде үз чыгышында Расих Закирҗанов.
Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы Альберт Вәлиев та Ватаныбыз азатлыгы өчен үзләренең гомерләре һәм сәламәтлекләре бәрабәренә яуда, тылда көрәшкән ветераннарыбызның исемнәрен мәңгеләштерү, яшь буынга җиткерү зур бурыч икәнлеген искәртте. Илебез азатлыгы өчен башларын салган батыр сугышчыларның якты истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.
"Миңа сугыш башланганда 3 яшь тулмаган иде. Әтиебез сугышка китте. Ул тимер юлчы булган, без аңа бирелгән баракта яшәдек. Сугыш вакытында дүрт бала вокзалда үстек. Ипи валчыкларын җыеп йөри идек. Әниебез паровозда кочегар булып эшләде. Поездлар Шәмәрдәндә 2шәр сәгать туктап тора, безгә ул вакытта солдатлар керәләр иде. Бүген дә хәтердә, әнигә әтинең ничек һәлак булганын сөйләделәр. Ул Белоруссия фронтында камалышта калган полкташларын саклап үзенең гомерен биргән. Әсир төшкән немецларны да Шәмәрдән станциясеннән алып китәләр, без –сабыйлар аларга ташлар атып кала идек. Яралы солдатларга “Солдатушки, браво ребятушки” дип җырлый идек, аларның сохарилар биргәннәрен хәтерлим. Мин 1 сыйныфта укыганда, 1946 елда заготзернода эшли башладым. Без 1962 елда 63 егет армиягә киттек. Безнең беребезнең дә әтиләр сугыштан кайтмады", –дип искә ала Рафис абый сугыш урлаган балачак хатирәләрен.
Алар Сәлимә ханым белән 1962 елда гаилә корып, Кизел шәһәренә китәләр. Шахтада 36 ел иң авыр эштә – вата торган чүкеч белән астан өскә таба тишем тишүче булып эшли. Тырыш хезмәте өчен "СССРның атказанган шахтеры" дигән мактаулы исемгә лаек була. 1998 елда Шәмәрдәнгә кайтып урнашалар.
Шәмәрдән мәдәният йорты хезмәткәрләре тәкъдим иткән театральләштерелгән программаны күз яшьләрсез карау мөмкин түгел иде: өлкәннәрнең яңадан күңел яралары кузгалды, яшьләр сугыш чорының бар ачысы сурәтләнгән бу вакыйгаларны күреп тетрәнде. Әлеге чыгышларда сугыш чорында тыл хезмәтчәннәре җилкәсенә төшкән аяусыз михнәт, шәмәрдәнлеләрнең Мәскәү һәм Ленинград шәһәрләреннән эвакуацияләнгән кешеләрне сыендырулары, Бөек Ватан сугышы чорында Шәмәрдән тимер юл станциясе, леспромхоз хезмәткәрләренең фидакарь хезмәтләре, гомумән, Җиңүне якынайтуда Шәмәрдән төбәгенең һәр кешесе күрсәткән геройлык үрнәкләре чагылдырылды.
Тулырак: Фоторепортажда
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Нет комментариев